Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Чәршәмбе Казанга килер алдыннан АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мәскәү университетында студентлар белән очрашып, үз иленең тышкы сәясәте турында сөйләде.

АКШ дәүләт секретаре сыйфатында Русиягә ясаган беренче сәфәре вакытында Һиллари Клинтон һәр чыгышында диярлек ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең җайлана башлавына, “сүндереп-кабызу” эшләренең уңышлы баруына ышандырырга тырышты. Әмма, кызганычка каршы, Русиядә дә, Кушма Штатларда да бу эшкә аяк чалучылар, әле дә Салкын Сугыш чорындагыча фикер йөртүчеләр бар икән.

– Мин сезгә моны әйтүче бәлки беренче кеше булырмын, – диде Клинтон, – ләкин безнең хөкүмәттә дә, сезнең хөкүмәттә дә әле дә узган чорда яшәвче кешеләр бар. Алар Кушма Штатлар белән Русиянең хезмәттәшлек итә алуына ышанмый, алар бер-берсенә ышанмый. Безнең максат – аларның ялгыш юлда икәнен исбатлау, кулдан килгәнчә хезмәттәшлек итү.

Шушы сүзләрен Һиллари Клинтон чәршәмбедә Казанга юлга чыгар алдыннан Мәскәү университетында студентлар белән булган очрашуы вакытында әйтте.

Иң мөһиме яңа низаг булдырмау

2 меңләп студент алдында ясаган чыгышында Клинтон Русияне кеше хокукларына күбрәк игътибар бирергә чакырды. Әмма, гомумән алганда, аның чыгышы, һәрхәлдә Буш идарәсе рәсмиләренеке белән чагыштырганда, күпкә җылырак яңгырады.

Гәрчә, кайбер мәсьәләләрдә ике ил арасында каршылыклар әле дә бар. Бу каршылыклар студентлар Һиллари ханымга сораулар бирә башлагач калкып чыкты. Шуларның берсе әлбәттә Грузия низагы, Абхазия һәм Көньяк Осетия белән бәйле иде.

– Бу мәсьәләдә безнең каршылыклар бар. Без алар турында ачыкча әйтәбез һәм Русия ягын да дикъкать белән тыңлыйбыз. – диде Клинтон. – Хәзер иң мөһиме грузиннар да, көняк осетиннар да, абхазлар да провакацияләр ясамасын. Без бу хакта грузиннарга әйттек. Русия хөкүмәте дә Көньяк Осетия һәм Абхазия кешеләренә җиткергән дип өметләнәм. Иң мөһиме хәзер яңа низагны булдырмау.

Клинтон сүзләренчә, моның өчен төбәккә халыкара күзәтүчеләрне китерергә һәм дә буфер зона кебек бер аралык булдырырга кирәк. Ул бу турыда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә сөйләшкәнен дә әйтте. Клинтон фикеренчә, бу өлкәдә Мәскәү Вашингтон белән хезмәттәшлек итә ала.

Хезмәттәшлек үрнәкләре бар

Шундый хезмәттәшлекнең урнәге итеп ул узган атна Цюрихта Төркия белән Әрмәнстан арасында имзаланган килешүне китерде. Клинтон сүзләренчә, бу документны әзерләгәндә алар Лавров белән тыгыз хезмәттәшлек иткән.

Тагын бер шундый ихтимал хезмәттәшлек тармагы дип Клинтон стратегик коралларны чикләү һәм ракеталардан саклану системын атады.

Буш идарәсе алга сөргән ракета калканын үзгәртү карарына килгәндә, Клинтон сүзләренчә, Обама аны Мәскәүнең күңелен күрер өчен түгел, ә аны замана таләпләренә туры китереп яхшыртыр өчен үзгәртергә булган.

Клинтон сүзләренчә, алар яңа систем булдыру нияте турында Русия ягына да җиткергән һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иткән.

Мәскәү университетында булганда Һиллари Клинтон американ шагыйре Уолт Уитменга һәйкәл ачу тантанасында да катнашты.

XS
SM
MD
LG