Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Хорватия Европа Берлегенә кушылу сөйләшүен тәмамлау алдында


Европа Берлеге, Хорватия реформаларны дәвам иткән очракта, Берлеккә кушылу сөйләшүләрен киләсе елда тәмамларга мөмкин дип белдерде.

Әмма Төркия һәм башка намзәтләр әле бик күп эш башкарырга тиеш диелә.

Берлекнең киңәю мәсьәләләренә караган еллык хисабында Европа Комиссиясе, әгәр дә Хорватия барлык таләпләрне дә вакытында үтәсә, аны әгъза итеп алу сөйләшүләре киләсе елда тәмамланырга мөмкин дип белдерә.

Комиссия шулай ук Европа Берлегенә Македония белән дә әгъзалык сөйләшүләре башларга тәкъдим итә.

Берлек Төркияне сәяси һәм икътисадый реформаларны тизләтергә, хатын-кызлар һәм азчылыклар хокукларын яхшыртырга һәм Берлек әгъзасы булган Кыпрыс белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерергә чакыра.

XS
SM
MD
LG