Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00

Нобель урынына Шәймиевкә Клинтон килеп төште




АКШның Дәүләт сәркатибе Һиллари Клинтон Казанга килеп, Кол Шәриф мәчете белән сокланды, чиркәүдә булды, университетка кереп яшьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән сөйләште.

Чәршәмбе иртәсендә, Казанга килер алдыннан, Һиллари Клинтон Мәскәү университетында студентлар белән очрашты, журналистлар белән Америка-Русия мөнәсәбәтләре һәм хәзерге чор проблемалары, динара татулыкны булдыру турында сөйләште. Әңгәмә ахырында “Эхо-Москвы” радиосының алып баручысы Алексей Венедиктов Һиллари ханымның ни өчен Казанга баруы турында сорады. Алдагы көндә Татарстан матбугатында бу турыда хәбәр бирелде. Рафаэль Хәкимов мәгълүматына караганда, Русия тышкы эшләр министрлыгының Түбән Новгородка, Самарга барырга тәкъдим итсә дә, Клинтон ханым Казанга барып, Русияне яхшырак аңларга теләвен әйткән.

Татарстан зыялылары моны Казанның Русиядә өченче башкала буларак таныла баруы белән аңлата. Венедиктовның Казанга бару сәбәпләре турында соравына Клинтон ханым хатын-кызларча зирәк һәм хәйләкәр җавап бирде.

“Мин Казан бик матур шәһәр дип ишеткән идем. Гомумән төрле илләргә сәфәргә баргач, мин башкала булмаган урыннарга барырга тырышам. Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә торуы кызыксындырды. Татарстанда мөселманнар күп, монда конфессияләр үзара тату яшиләр. Минем шуны үз күзләрем белән күрәсе килә. Аларның яшәү рәвешен аңларга телим”.

Кунакны "Казан" һава аланында каршы алу

Көндезге сәгать икенче яртыда Казан халыкара һава аланына Һиллари Клинтон утырган “Боинг-757” очкычы килеп төште. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кунакны каршылап, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Каршы алучылар күп булмады. Рәсми затлардан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин кунакны озатып йөрделәр.

Һиллари Клинтон һәм аны каршы алучылар туп-туры Казан Кирмәненә килделәр. Анда Миңтимер Шәймиев кунакны президент сарае урнашкан Кирмән белән таныштырды. Әйтергә кирәк, Һиллари Клинтон килгән көнне биредә урнашкан биналарда эшләүчеләр үз эш урыннарына таныклыкларын күрсәтеп керделәр. Кол Шәриф мәчете белән танышканда бу бинаның төзелү тарихы турында Миңтимер Шәймиев һәм бу уникаль мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан диния нәзарәтенең рәисе урынбасары Рамил Юныс сөйләде. Рамил хәзрәт кунакны озатканнан соң “Азатлык” радиосына тәэсирләре белән уртаклашты.

“Очрашу бик җылы үтте. Һиллари Клинтон мәчетнең матурлыгына, гүзәллегенә соклануын белдерде. Миңтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетенең Благовещение соборын ремонтлау белән бергә, бер фәрман нигезендә төзелә башлавын җиткерде. Шул рәвешле халыкара, динара мөнәсәбәтләргә ныклы җирлек тудырылуын әйтте. Без мәчет төзелешенә кемнәр ярдәм итүе хакында да мәгълүмат җиткердек, мин АКШның ун гражданының да Кол Шәриф төзелеш өчен акча бирүләрен әйттем. Шулай ук мәчетнең намаз залына мендек, анда никах бара иде. Яшь парларга Татарстан президенты һәм Һиллари Клинтон чәчәк бүләк итеп, никахлашу көне белән котладылар”

Кол Шәриф мәчетендә

Һиллари Клинтон Кол Шәрифтәге атмосферага сокланды. Монда җылылык, тынычлык сизелә, диде. Халыкара тынычлыкның дин белән үрелеп баруын күрәбез ди. Миңтимер Шәймиев та бу мизгелләрдә динара мөнәсәбәтләрнең әйбәт булуын, дөнья көтәргә дә вакыт табабыз, рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган, диде. Бу сүзләр Һиллари ханымга ошады, моның шулай булуын үзем килеп күрәсем килгән иде, сезгә сокланам дип әйтте. Без дә аның килүенә бик куануыбызны белдердек. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр икътисади хезмәттәшлек дини һәм рухи аңлашу белән бергә үрелеп барсын иде дигән теләкне җиткердем”, диде Рамил хәзрәт.

Һиллари Клинтон берничә гасыр элек төзелгән Благовещение чиркәвенә белән танышып, республика архиепископы Анастасий белән сөйләште. Дәүләт сәркатибенең программасына Казан университетында диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәт турында түгәрәк өстәл сөйләшүе кергән иде. Бу сөйләшүдә катнашучы экспертларны һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен тыңлау, университет музее белән танышу шактый вакыт алды. Университет урнашкан бинага сайлап кына, бары тик документлар тикшереп үткәрделәр.

Гомумән, Һиллари Клинтон килгән көнне моңа кадәр бервакытта да күрелмәгәнчә саклану чаралары күрелде. Мәчеттә дә, чиркәүдә дә, университетта да көтелмәгән вакыйгалар, алдан тикшерелмәгән кешеләр белән очрашу мөмкин түгел иде. Динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү иминлек чаралары өчен дә зур сынау икән.

Благовещение чиркәвендә

Тәҗрибәле сәясәтчеләр фикеренчә, Һиллари Клинтон кебек зур сәясәтченең элекке Алтын Урда, Чыңгыз хан заманнарын хәтерләткән татар иле башкаласына килүе гадәти вакыйга түгел. Протоколның шартларын туры китереп танышу һәм фикер алышу булса да, бу очрашулар Көнбатыш белән Көнчыгыш, ислам дөньясы белән христианнар диалогының никадәр мөһим булуын ачык чагылдырды.

Шул ук көннең ахырында Һиллари Клинтон сәфәрдәшләре очкычка утырып Русиядән кайтып киттеләр. Журналистлар белән очрашып тәфсилле мәгълүмат бирү программага кертелмәгән иде. Зур сәясәт белән бәйле сәфәрнең йомгаклары соңрак ясалыр. Быел Миңтимер Шәймиев Нобель бүләгенә тәкъдим ителә дигән хәбәр чыгып, бу бүләк урынына Казан Кирмәненә Һиллари Клинтон килү тарихка кереп калачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG