Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:19

Дума шурасы утырышына коммунистлар вәкиле килмәде


Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов Дума шурасы утырышында катнашмаган коммунистлар фиркасен эшне өзүдә гаепләде.

Русия либерал демократлар фиркасе һәм "Гадел Русия" вәкилләре шура утырышында катнашты.

Русиядә 11 октябрьдә үткән җирле сайлауларда хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе файдасына булган хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп чәршәмбе Дәүләт Думасы утырышыннан коммунистлар, Русия либерал демократик фиркасе һәм "Гадел Русия" вәкилләре чыгып китте.

Оппозиция президен Дмитрий Медведев белән очрашып сөйләшүне таләп итә.

Чәршәмбе кичендә коммунистлар һәм либерал демократлар фиркасе җитәкчеләре Геннадий Зюганов белән Владимир Жириновский Медведев белән телефон аша сөйләште. Әммә әлегә алар Дума утырышларына кайту турында белдерми.

XS
SM
MD
LG