Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

Башкортстан татарлары атнакич көнне ашыгыч утырыш үткәрде. Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның Уфага сәфәрен тикшерүгә багышланды ул.

Чәршәмбе көнне Уфада Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров булып китте. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Казан кунагын кабул итеп сөйләшүләр үткәрде. Әлеге очрашуны Башкортстан рәсми мәгълүмат чаралары киң яктырта. Республика дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров Башкортстанда яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган дип әйтте. Башкортстанда татар балалары татарча белем алуга, ә бар татар халкы мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыруга һәммә мөмкинлекләргә ия дип, Башкортстан президентына рәхмәтләрен җиткерде Ринат Закиров.

Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгының Уфага килеп шундый белдерүләр ясавы республикадагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын аптырашка калдырган. Әмма тагын да гаҗәпләндергәне – Ринат Закировның әллә ничә елга бер тапкыр Уфа хәтле Уфага килеп тә татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашмавы.

“Без Ринат Закировның Мортаза Рәхимов белән очрашуына каршы түгел, хуплыйбыз бу эшне, әмма ни өчен ул яшерен төстә генә Уфага килеп рәсми хакимиятләр белән сөйләшүләр үткәрә һәм Башкортстан татарлары исеменнән рәхмәтләр белдереп йөри, - ди татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Рамил Бигнов. – Без бит аңа андый вәкаләтләр бирмәдек. Башкортстанда яшәүче татарлар үз хәлләрен яхшырак белә ләбаса”.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, киләсе атнада, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының махсус киңәшмәсен үткәрү өчен, хәзер районнардагы әгъзаларга чакырулар әзерләнә. “Без Бөтендөнья Татар конгрессының бер өлеше - миллионнан артык татар яшәгән Башкортстан Татар конгрессы вәкилләре Ринат Закировның Уфадагы белдерүләренә үз мөнәсәбәтебезне киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиешбез”, - ди Рамил Бигнов.
Мәҗит Хуҗин


Уфадагы татар милли оешмалары киңәшмәсендә Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин да чыгыш ясады. Башкортстанда соңгы елларда татар мәктәпләренең бетә баруы хакында тәгаен саннар белән сөйләде ул. “Шушы аяныч хәлләрне без Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелегенә дә даими тапшырып торабыз. Алар Башкортстан татарларының проблемаларын белә, шуңа күрә дә Уфага килеп икейөзлеләнеп сөйләүләре тагын да ныграк аптырата, - ди Мәҗит Хуҗин.

Профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, Башкортстанда татар мәктәпләре бер-бер артлы бетә бара. Ә шул хәлдә Ринат Закиров, киресен сөйләп, Мортаза Рәхимовка Башкортстан татарлары исеменнән рәхмәтләр яудыра. “Менә бер ачык мисал китерәм, - ди М. Хуҗин. – 1953 елда Башкортстанда 1503 татар мәктәбе эшләп килгән. Ә 2009 елның 1 сентябренә аларның саны нибары 397гә торып калган. 2000-2008 елларда гына да Башкортстанда 432 татар мәктәбе ябылган йә башкортча укытуга күчерелгән. Моңа Башкортстанда 2002 елда халык санын алуларда хәрәмләшүләр дә этәргеч бирде. Ул чакта 357 мең татар “башкорт” дип яздырылды. Мисал өчен, Кушнаренко районында 1989 елгы җанисәптә татарлар 78 процент тәшкил итә иде, ә 2002 елда алар нибары 34 процентка торып калды.

Ә инде “башкорт” дип яздырылган икән, татар балалары да башкортча укырга тиеш була килеп чыга Башкортстан шартларында.

Мәҗит Хуҗин фикеренчә, Башкортстан хакимиятләре республика татарлары проблемаларын кискен күтәрүче әлеге башбирмәс Татар конгрессы урынына үзләренә ярый торган, “кесә” Татар конгрессын оештырырга әзерләнә. “Бу эштә алар Бөтендөнья Татар конгрессын да катнаштыра. Киләсе ел башында Уфада Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү дә хакимиятләргә татарлар исеменнән рәхмәтләр яудырып торучы яңа Конгрессны оештыруны күздә тота. Моны аңлавы кыен түгел”, - ди Мәҗит Хуҗин.

Уфада атнакич көнне булган очрашудан татар милли хәрәкәте вәкилләре төгәл бер атнадан, киләсе атнакичтә Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты җыелышын үткәрергә килешеп таралышты. Анда республика татарлары, ризасызлык йөзеннән, Башкортстан Татар конгрессының Бөтендөнья Татар конгрессыннан чыгуы мәсьәләсен дә тикшерәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG