Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән һәм төрек президентлары бергә футбол карады


Әрмәнстан һәм Төркия президентлары ике илнең футбол такымнары арасындагы уенны бергәләп карауларын ике халык арасында гасыр буе дәвам иткән дошманлыкны бетерүгә таба тәрәккыятьне күрсәтүче гамәл дип бәяләде.

Әрмән президенты Серж Саркисян белән төрек президенты Абдулла Гүл чәршәмбе Төркиянең Бурса шәһәрендәге уенны янәшә утырып карады.

Төркия Әрмәнстанны 2-0 исәбе белән җиңде.

Узган шимбәдә 2 илнең тышкы эшләр министрлары үзара дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту һәм бер гасыр чамасы дәвам иткән дошманлыкны бетерү турында тарихи килешү имзалады.
XS
SM
MD
LG