Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 ноябрдә Самарда “Рус маршы” узачак


Самар урамнары "Рус маршы"на чакыру игъланнары белән тулды. Җирле татар җәмәгатьчелеге моңа канәгатьсезлек белдерә.

Самар диварларындагы язмалар үзенә күрә бер сәяси барометр дип әйтергә була. Күп еллар буена диварларны “Русия руслар өчен” язмалар бизәсә, соңрак “Карачкаларга үлем” исемлеләре күренгәләде.

Күзәтү шуны күрсәтә: баштан язмалар күренә, аннары бераз торгач гамәлләр дә ишетелә башлый. Берничә ел элек парк эчендә сөйләшеп утырган кыргызны яндырдылар, аннары казакъ кызы Базаргөлне кыйнап ташладылар.

Иң соңгы игъланнарның берсе – ул 4 ноябрьдә “Рус маршы”на чакыру. Анда болай дип язылган: “Үзенең рус икәнен онытмаганнарга! 4ноябрь – рус халкының бердәмләшү көне. Бу көнне Минин белән Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү читләрдән азат ителгән! Бу Казан иконасының бәйрәме! Бу рус маршы!”, диелгән.

Текст ахырында кесә телефоны да күрсәтелгән. Шалтыраттым. Үзен Вадим дип таныштырган ир тавышы сорауларыма саклык белән җавап бирде.

Сәяси чараның эчтәлеген, максатын, кемнәр чыгыш ясавын, башкаларга сүз бирәчәкләрме кебек сорауларыма тыныч кына “килгәч күрерсез”, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та бу әфәнде белән әңгәмә корган икән. Ул бәйнә-бәйнә сөйләп нәфрәтләнде. “Германиядә дә фашизм маршлардан башланган”, диде ул.
XS
SM
MD
LG