Accessibility links

Прокурор кисәтүе хокукый яктан нигезсез


Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

Чаллы мәхкәмәсе казые Рәшит Кашапов “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата прокурор кисәтүенә шундый бәя бирде.

Быелның гыйнвар аенда Чаллы прокуратурасы “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре” газетлары мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата җинаять эше ача. Бу әлеге газетларда экстремистик дип саналган язмалар бастыру белән бәйле. Шушы җинаять эше барган бервакытта Чаллы прокуроры Александр Евграфов Дамир Шәйхетдингә язма рәвештә кисәтү ясауны да кирәк таба. Алга таба газетларда экстремистик материалларны бастырмауны, бастырган очракта җаваплылык турында була ул кисәтү.

"Җинаять эше ачылгач, кисәтү ясау канунсыз", дип саный Дамир Шәйхетдин. Ул мәхкәмәгә язган аңлатмасында болай ди: “Бу - җинаятьче, кеше үтергәннән соң, аңа кеше үтерергә ярамаганлыгы хакында кисәтү ясауга тиң. Прокурорның “Безнең юл” газеты буенча кисәтүен мәхкәмә канунсыз, дип тапты. Ә менә “Чаллы яшьләре”нә булган кисәтүне инде башка казый карады һәм кисәтүне хаклы, дип тапты.”

Дамир әфәнде гаризасы буенча “Кисәтү эше” Татарстан Югары мәхкәмәсендә карала. Казан эшне кабат карау өчен Чаллыга кире җибәрә. Прокурор кисәтүе шушы көннәрдә генә Чаллы мәхкәмәсендә каралды. Казый Рәшит Кашапов прокурор кисәтүен “хокукый яктан нигезсез”, дигән карар чыгарды.

Бу уңайдан,”Мин эшемне дөрес башкарганмын, мәхкәмә моны раслады. Алга таба да эшләргә нигез бар”, диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдин.

Кануннар репрессия өчен, милли хәрәкәткә каршы кабул ителә. Чаллыда чыгучы “Азатлык” газеты баш мөхәррире Тәлгать Әхмәдишин шундый фикердә. Ул Дамир Шәйхетдинне рухи яктан яклау өчен мәхкәмәгә килгән.

"Бу кисәтү бернинди мантыйкка сыймый. 1926 елда СССРда контрреволюциягә каршы канун кабул итәләр. Аны берничә елдан СССР халыкларына каршы репрессиядә кулланалар. 2002 елда Русиядә “Экстремизмга каршы көрәш” турында канун кабул итәләр. Шуннан соң менә татар милли хәрәкәтенә, аның матбугатына басым бара.

Прокурорның кисәтүе Дамир Шәйхетдинне гаепле итүгә, аны төрмәгә якынайта. Ярый әле, аз булса да гадел казыйлар, хөкемдарлар бар. Дамир Шәйхетдин эшен мәхкәмәгә җиткермәү өчен бөтен көчне куярга кирәк”, ди “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин.

Быелның сентябрь аенда Чаллы мәхкәмәсе “Петр I-нең яшерен васыяте”н экстремистик язма дип бәяләде. Дамир Шәйхетдин әлеге язманы 2008 елда үзенең газетында бастырган булган. Мәхкәмә барышында прокурор вәкиле шушы язманы “эш”кә теркәтә алды. Хәзер,прокуратура,мәхкәмә карары белән риза булмаса, кабат Казанга мөрәҗәгать итә ала.
XS
SM
MD
LG