Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

22 меңгә якын укучысы булган татар газеты соңгы санында татарларга бәйле тарихый, тетрәндергеч вакыйгаларны искә ала. Кайберләренә боевик жанрындагы кино төшерерлек.

Соңгы атнада да “Безнең гәҗит”нең үткен каләм ияләре актив эшчәлекләрен дәвам иттерде. Алар татарлар тормышындагы төп вакыйгаларда булып, күреп-белгәннәрен түкми чәчми укучыларга җиткерергә ашыктылар. Мисал өчен, 11 октярбрьдә Казанда үткән Хәтер көненең ничек үтүе газетада тулы итеп язылган, анда катнашучыларның теләк-тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмаган. Шулай ук 1552 елда Ватан өчен сугышып шәһит киткән бабаларыбызны 12 октябрьдә искә алучылар турында да мәгълүмат бар. Бу язмаларның күбесендә Хәтер көне тирәсендәге татарларның үзара уртак фикергә килә алмаулары күренә. Ләкин барысы да октябрь аеның татарлар өчен газаплы-шомлы ай булуын таныйлар. Казанны яклап гомерләрен биргән милләттәшләребез рухына дога кылу гамәлен һәр татар башкарырга тиешле дигән фикер җиткерәләр.

Болардан тыш “Безнең гәҗит”нең әлеге санында Русия, республика өчен мөһим вакыйларга кыскача күзәтү күрергә була. Шулай ук “Җан авазы”, “Ахырзаман галәмәтләре” исемдәге сәхифәләрдә татарларга бәйле тетрәндергеч тарихлар язылган. Берсендә татар милиционерларының фаҗигале үлеме сурәтләнсә, икенчесендә юл һәлакәтендә ана кешенең газиз улларын югалту тарихы һәм әледә ул шомлы көннәрнең хатирәсе сүрелмәве тасвирлана. Бу язмалар берәүне дә битараф калдырмас кебек, чөнки бәла аяк астында йөри дигән әйтем һәрвакыт үзен сиздертеп килә. Ничек икәнен сез “Безнең гәҗит”не укып белә аласыз.

“Иманга юл” сәхифәсендә газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Чуашстан республиканының Тукай авылына сәяхәтен яза. Ул монда күргән-белгәннәрен бик тәфсилләп сөйли, хәтта ки Татарстан авылларында яшәүче татарлар мондагы хәлләргә ышанмаска да мөмкиннәр.

Тукай авылының үз интернет бите дә бар, мәчетләр тулы халык, авылда клуб бөтенләү юк һәм ул аларга кирәк тә түгел, ди. Чуашстандагы тукайлылар яңа мәктәп ачу теләге белән яналар. Авылга керү-чыгу юлында карап сокланырлык, туктап хәл алырлык, олы юлга чыкканда дога кылырлык зур капка ясаганнар, моны алар үз акчаларына булдырганнар. Бу вакыйгаларга бәйле рәвештә баш мөхәррир үз мәкаләсенә “Тукай капкасыннан иман күренә” дигән исем биргән, әлеге төбәктә булган икенче бер билгеле татар җурналисты бу хакта “Ватан капкадан башлана” дип язган иде.

Без күзәтү ясаган татар газеты укучылардан килгән хатларга да нык игътибар бирә, “Безнең гәҗит”нең соңгы санында Алабуга, Теләче, Саба, Югары Ослан районнарында яшәүчеләрнең уй-фикерләре басылган. Шуны да әйтергә кирәк, газетка даими язучыларның күбесе яшь һәм урта буын каләм ияләре, фикерләре кызыклы, үткен, кайвакыт ачы тәнкыйть һәм чарасызлыктан сәер елмаюлар да тоела. Әлбәттә, татар эстрадасына да бу басма мәгълүмат чарасы битараф түгел, яшь һәм урта буын җырчылары белән таныштыра. Газетның ахырында укучылар Айдар Галимовның бик кыйммәтле чит ил машинасы алуы турында да белә алалар. Мөгаен, сез аны “Безнең гәҗит”не кулга алуга күрерсез, чөнки гадәттә иң башта газетларның беренче һәм соңгы битләрен карыйлар.

XS
SM
MD
LG