Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:24

15 октябрь дөньяда Ак таяк көне билгеләп үтелә. Татарстан сукырлары аларны яклаучы дәүләт программасы булырга тиеш дип белдерә.

Татарстан диния нәзарәте рәисенең хәйрия эшләре урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, сукырлар көндә дип әйтерлек теге яки бу каршылыкларга очрап тора. Аларны автобус йөртүчеләр кирәкле тукталышта төшермичә әллә кайларга алып киткән очраклар да булгалый, кибетләрдәге сатучылар арасында да кычкырып кимсетүчеләр дә бар икән.

“Безнең күрмәүче бер пар моннан ике ай чамасы элек ЗАГСка барган иде. Алардан эшкә яраулары турында белешмә кәгазе сорап аптыратканнар. Күрмәүчеләрне шулкадәр рәнҗетәләр”, ди Баязитов.

Русия сукырлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Владимир Федорин да сукырларга карата дорфа мөнәсәбәтләр булып торуны кире какмый.

Казан шәһәре сукырлар җәмгыяте башлыгы Николай Колесников исә башкала түрәләре күрмәүчеләр проблема күтәргәч кенә аларга колак сала ди. Сорасалар эшлиләр, сорамасалар кыл да кыймылдатмыйлар икән.Үзләре күреп эшләсәләр күпкә яхшырак булыр иде ди ул.

Еламаган балага имезлек бирмиләр дигән мәкаль, гомумән, Русиядәге җәмгыятьнең яшәү рәвеше мөгаен. Әле моннан ике айлар чамасы элек кенә Казандагы “Восстания киселеше” тукталышында бик сораганга сукырлар өчен махсус тавышлы светофор куелган. Моңа кадәр булмаган ул.

Борһанов үз акчасын биргән

Шулай да Колесников сүзләренчә, сукырлар җәмгыяте кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен үтенечләре кире кагылмый. Менә алар 10 ноябрьдә Казанда сукырлар көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Бүгеннән үк ярдәм итүчеләр бар икән. “Майский” яшелчә ширкәте ел да кыяр-помидорын биргән булса, быел да китерәчәк. Казан тарихында беренче тапкыр булган хәл, ди Колесников, Башкарма комитет җитәкчесе Рафис Борһанов быел сукырлар көненә үз акчасын биргән.

“Без бу акчаларны матди ярдәм итеп күп балалы һәм ялгыз бала тәрбияләүче инвалидларга бирергә җыенабыз”, ди Колесников.

Аның әйтүенчә, Казанда 2 меңләп рәсми теркәлгән сукыр бар. Илдар Баязитов рәсми теркәлмәгәннәрнең дә шактый булуын белдерә.

Русия кануны сукырлар иреген чикли

Федорин Русиядәге соңгы кануннар сукырларның хокукларын бик чикли ди. Мисал өчен, элгәре физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр 1,2,3 группага гына бүленгән булган. Яңа канунда исә, хезмәткә мөмкинлеген югалту дәрәҗәсе нигезендә группаларга бүлү – хокукларны бөтенләй кыскан. Беренче группадагы сукыр кешегә эшләү тыела. Әгәр ул эшләргә теләсә аңа икенче группага күчергә кирәк. Билгеле булганча, икенче группа инвалидның пенсиясе беренче группа белән чагыштырганда күпкә ким. Эшлим дип икенче группага күчкән сукыр ялга һәм кайда да булса берәр җиргә барганда озатып йөрүчене дә югалта.

Сукырларны һәм начар күрүчеләрне бары тик федераль дәрәҗәдәге кануннар белән генә яклап була, ди Федорин. Шуңа күрә алар, республика күләмендә програм булдыру ягында.

Федорин сүзләренчә, быелның 27 июлендә Татарстан хөкүмәте хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына инвалидлар өчен махсус програм булдыруны йөкләгән. Бу көннәрдә бу инвалидларны социаль-һөнәр тернәкләндерү програм өлгесе тулыландырыла икән.

“Үзегез беләсез, социаль-һөнәр тернәкләндерү программасы ул инвалидларның бөтен тормышы дигән сүз. Анда инвалидларның укуы, эше, медицина экспертизасы, мәшгульлекләре дә кергән булырга тиеш. Без бу программада инвалидларның иҗтимагый оешмаларына һәм алар эшли торган ширкәтләргә ярдәм турында да бүлек булсын өчен тырышабыз”, ди Федорин.

Татарстан Дәүләт шурасының Русия каунун чыгаручыларына тәэсир итә алу мөмкинлеге бар, ди Федорин. Алар үтенче – инвалидларны группалап кына бүлүгә тиздән кире кайтырлар, бу канун да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокукларын түбәнсетмичә эшли башлар дип өметләнәләр.

Республикада махсус канун да булырга тиеш

14-15 октябрь көннәрендә Казанга республиканың шәһәр һәм районнарындагы сукырлар җәмгыяте вәкилләре килде. Алар эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан һәм үтенечләрен министрлык вәкилләренә дә җиткергән. Иң зур теләкләре – республика күләмендә инвалидларны яклаучы махсус канун булдыру.

Әлегә начар күрүчеләрнең һәм сукырларның тормышын үзләренең җәмгыятьләре һәм хәйрия кылырга теләүчеләр генә җанландырып тора. Ак таяк көне уңаеннан Сөләйман мәчетендә 14 октярьдә аш мәҗлесе үткәрделәр. Бер сукыр малай турында “Җәннәтнең төсе” дигән фильм да күрсәткәннәр. “Барсы да утырып тыңладылар, күңелләренә хуш килде”, ди Илдар хәзрәт Баязитов. Сөләйман мәчетендә менә 4 ел инде сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге эшләп килә.

Казан шәһәрендә Халыкара сукырлар көне 10 ноябрьдә билгеләнәчәк. Дөньякүләм бу көн 13 ноябрьдә үтә. Ә җир шарында Ак таяк көне 15 октябрьдә үткәрелә. Бу көнгә 1987 елдан Русия дә килеп кушылды.

1921 елда Британиянең Бристоль шәһәрендә яшь фотограф Джеймс Биггс көтелмәгән хәлдән соң күрми башлый. Ул яңа тормыш башлап шәһәр буйлап таякка таянып йөри. Әмма аның кара таягына беркем дә игътибар итми. Шуннан соң ул таягын акка буягач, аңа игътибар итә башлыйлар. Бу яңалыкны башка илләрдәге күрмәүчеләр дә күтәреп ала.

Русия сукырлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Владимир Федорин: “Сукырларны кызганырга кирәкми, ә аларга ярдәм һәм хокукларын яклаучы яхшы кануннар кирәк”, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG