Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа гасыр Башкортстанга керергә мөмкин


Башкортстанда тиздән Яңа гасырны кабель телевидениесе аша карау мөмкинлеге туарга мөмкин.

Чәршәмбе көнне Уфада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстан радиосына Рәхимов белән шундый мөмкинлек булдыру турында килешкәнлеген әйтте.

Башкортстан дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров республикада яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган диде.

Республикада татарларның милли, мәдәни һәм мәгариф хокуклары кысылуга, татар телендә радио һәм телевидение тапшырулары җитмәүгә зарланучы җирле татар оешмалары Закировның хакимият белән генә сөйләшеп Башкортстандагы татар милли оешмалары белән очрашмавына ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG