Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү АКШ ракета калканы сөйләшүләренә борчыла


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков ракета калканы мәсьәләсендә АКШның НАТОга кермәгән илләр белән бәйләнешләре Мәскәүне борчый дип белдерде.

Рябков моны АКШ ракета калканы өчен Украинадагы радарны куллану мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биргәндә әйте.

АКШ президенты Барак Обаманың күптән түгел Чехия белән Польшада ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартуына Мәскәү канәгатьлек белдергән иде.
XS
SM
MD
LG