Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Мәскәүдә оппозиция җыенына киртә куелды


Мәскәүдә милиция оппозициягә шәһәр думасына сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итүче протест чарасы үткәрү мөмкинлеге бирмәде.

Берничә кеше, шул исәптән “Сул Фронт” җитәкчесе Сергей Удальцов тоткарланды.

Оппозиция сайлау хәрәмләшүләр белән үтте дип яңа сайлау үткәрүне таләп итә.

Протест чарасында катнашучылар бу җыенда әлеге таләпне президент Дмитрий Медведевка юлламакчы иде.

Сайлау нәтиҗәсендә Мәскәү шәһәр думасында зур күпчелекне “Бердәм Русия” әгъзалары тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG