Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар төбәк шуралары утырышларында катнашмый


Руссия коммунистлары төбәкләрдәге шура утырышларында катнашмаячак.

Партия җитәкчелеге фирканең төбәкләрдәге бүлекчәләрен Думадагы коммунист депутатлар үрнәгенә иярергә чакырды.

Узган якшәмбедәге җирле сайлауларда канун бозуларга зарланып коммунистлар Думаның чәршәмбе һәм җомга утырышларында катнашмады.

Коммунистлар фиркасе җитәкчеләренең берсе Владимир Кашин әйтүенчә, фирка шулай ук сайлауларда хәрәмләшүләргә протест белдереп урам җыены үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG