Accessibility links

Анкара: Израил белән араны яхшырту Газзәгә бәйле


Төркия Анкараның Израил белән мөнәсәбәтләрен нормальләштерү өчен Газзә Сызыгында “һуманитар казаны” бетерү һәм Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшен җанландыру зарур ди.

Анкарада журналистлар алдында чыгыш ясап Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Төркия хөкүмәтенең Израилгә каршы позиция алуы турындагы сүзләрне кире какты.

Бер ара бу ике ил арасында бик яхшы булган мөнәсәбәтләр, гыйнвар аенда Төркия Израилнең Газзәдәге хәрби гамәлләрен кискен тәнкыйтьләгәннән соң бозылып китте.

Узган атнада Төркия Израил белән элек планлаштырылган уртак хәрби күнегүләрдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG