Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәнендә бомба табылмады


Казан кирмәнендә бомба булуы турында хәбәр сәбәпле, кирмәнгә керү җомга көнне бер ара ябылып торды. Бомба табылмады.

Шартлаткыч булуы турында билгесез кеше телефон аша әйткән булган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте “Бу ялган кисәтү булган. Бернинди шартлаткыч та табылмады. Бу хәбәрне тикшерүдә катнашкан барлык хезмәтләр – Эчке эшләр министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, “ашыгыч ярдам” һәм башкалар тиешле һәм ашыгыч рәвештә хәрәкәт итте”, - ди.
XS
SM
MD
LG