Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаделлек эзләп - Страссбургка


“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә. Тиздән чираттагы мәхкәмәләр көтелә.

Әле тикшерү эшләре барышында галимнәргә Уфадан читкә китү тыелган. Танылган татар галиме, билгеле этносәясәт белгече Илдар Габдафыйков сүзләренчә, әле аны көн саен диярлек Башкортстан прокуратурасына тикшерү кысаларындагы сорау алуларга чакырталар. “Мин гел генә эш урынымнан сорап китәргә мәҗбүрмен. Әлбәттә, шундый хәлдә җитәкчеләр дә канәгатьсезлек белдерә. Эштән куу белән дә яныйлар”.

Быел август аенда кулга алынып, соңыннан Башкортстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан иреккә чыгарылган башка гаепләнүчеләр Игорь Кучумов белән Сергей Орлов өстеннән дә тикшерүләр дәвам итә. Игорь Кучумов әле, 4нче августтан 14 августка кадәр, канунсыз төстә тикшерү бүлегендә тотылган өчен, үзенә китерелгән әхлакый зыян һәм хезмәт урыныннан читләштерелгән өчен, финанслар министрлыгыннан акча таләп итеп, мәхкәмәгә биргән. Шушы хактагы гаризасын ул Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә тапшырган. Аның гаризасын карау ноябрь аена билгеләнгән.

“Район мәхкәмәсе вәкиле гаризамны теләр-теләмәс кенә алды, - ди Игорь Кучумов. – Миннән өстәмә документлар таләп итеп булаштылар. Имеш, минем күргән әхлакый зыяным турында документ юк. Әйтерсең, тикшерү бүлеге – шифаханә. Минем әнием, миңа карата тикшерү башлангач, йөрәк өянәге кичерде. Бер ай инде хастаханәдә ята ул. Табиблар аның исән калуын да ышандырмый”.

Игорь Кучумов бераз элегрәк Башкортстан куәт оешмалары – прокуратура һәм милиция гамәлләренә шикаять белдереп, барлык документларны Страссбург мәхкәмәсенә дә юллаган иде. Моны ул Башкортстанда һәм Русиядә гаделлек табып булмаячагы белән бәйләп аңлатты. “Әлбәттә, Страссбург мәхкәмәсе мине яклап карар чыгарырга да мөмкин. Әмма Русия ягының аны үтәвенә дә өмет тотуы авыр, - ди Игорь Кучумов. – Шулай да бу барыбер җиңү булачак”.

Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.

“Уфагуб” бәйсез сәхифәсе Башкортстан хакимиятләре алып барган сәясәтне каты тәнкыйтькә тотып килде. Шуңа күрә үзләрен сәяси эзәрлекләүгә дучар ителдек, дип саный галимнәр һәм журналистлар.
XS
SM
MD
LG