Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр тарихи Казанны сакларга тели


Фукс яшәгән йорт
Фукс яшәгән йорт

Казанда тарихи биналарга игътибар бирмиләр, алар күз алдында юкка чыга, ди Мәскәү урамында урнашкан Карл Фукс йортын саклауны таләп итүчеләр.

16 октябрьдә Карл Фуксның җимерелеп бара торган йортны янында Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты студентлары пикет уздырды. Каршылык чарасын башлап йөрүче факультет укытучысы Искәндәр Ясәвиев.

Фукс йортын саклауны сорап оештырылган чара гадәти үткәрелмәде. Бер кеше “Фукс йортын җимерүдән саклап калуны таләп итәм” дигән язуны тотып торганда, башка студентлар өндәмәләр өләште. Аңа кайберәүләр игътибар итте, кайберәүләр битараф кыяфәт чыгарып китеп барды.

Патша университеты профессоры, табиб Карл Фуксны татарлар да “безнең Фукс” дип йөрткән. Ул кешеләрне бушлай дәвалый, карый торган була. Хәзер ярым җимерек хәлдә булган ике катлы бинада кайчандыр урыс шагыйре Пушкин, Боратынский, математик Лобачевский, дәүләт эшлеклесе Сперанский кебекләр кунак булып киткән.
Искәндәр Ясәвиев җимерек йорт эчендә

Йортның түбәсе дә җимерелеп төшкән, эче чүп-чар белән тулган. Әлеге йортта Фукс яшәгәнлеген күрсәтеп торган истәлек тактасы да алып ташланган, түбәсе дә ишелеп төшкән. Ясәвиев фикеренчә, йортның түбәсе булмагач, бинаның тиздән юкка чыгу куркынычы бар.

Халыкка өләшенгән кәгазьдә, “әлеге йортны да Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе язмышы көтмиме? Фукс йортының бүгенге хәле 1000 еллык Казан шәһәре халкы өчен хурлык түгелме?”, дип язылган.

“Мондый тарихи биналар Русиядә күп түгел. Шуларның берсе Казанда. Әмма аның мондый хәлдә булуы Татарстан өчен хурлык”, ди Ясәвиев.

Фукс йортын саклап калуны сорап үткәрелгән беренче пикет май аенда оештырыла. Аны уздыру фикере “Болгар” кунакханәсен җимерүдән соң килә. “Ул вакытта хәрәкәт итәргә өлгерми калдык, ә Фукс йортын саклап калып була әле”, ди Ясәвиев.


Пикетка килүче студент кыз Айназ 2013 елда Казанда уздырылачак Универсиада алдыннан шәһәрдә тарихи биналарга игътибар бирелмәвен әйтә.

Динара исә хакимият тарихи һәйкәлләрне сакларга тиеш дип саный. “Моны без аларга пикет белән исбатларга телибез. Бәлки, Фукс йортын рәткә китерерләр”, ди.

Пикетчылар Карл Фукс йортын саклап калу өчен халыкка Казан мэрына, Татарстан президентына, шулай ук, Русия президентына һәм премьер-министрына хатлар язып карарга киңәш итә. Әгәр дә мондый хатлар күп булса, хакимияткә Фукс йортына игътибар итмәү авыргарак туры киләчәк, ди алар.
XS
SM
MD
LG