Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның кеше хокуклары шурасы Газзә хисабын хуплый


БМОның Кеше хокуклары шурасы Газзә низагында Израилне дә Хәмасны да сугыш җинаятьләре кылуда гаепләүче рисапны хуплау резолюциясе чыгарды.

Әлеге хисапта Израил шулай ук Көньяк Африка сугыш җинаятьләре прокуроры Ричард Голдсман җитәкчелегендәге БМО тикшерүчеләре белән хезмәттәшлек итмәүдә гаепләнә.

Шурадагы 25 әгъза илнең 6-сы, шул исәптән АКШ һәм кайбер Европа Берлеге илләре резолюциягә каршы тавыш бирде, 11 ил тавыш бирүдә катнашмады.

Сөйләшүләрдәге фәлестин төркеме җитәкчесе Сәиб Эракат һәм Хәмас сүзчесе бу резолюцияне хуплады. Израил эчке эшләр министры Эли Йишай исә аны Израилгә каршы гамәл дип хөкем итте.

Израил дә, Хәмас та хисапта үзләренә карата гаепләүләрне кире кага. Хисап, әгәр дә Израил һәм Фәлестин ягы бу гаепләүләрне тикшермәсә, БМО Иминлек Шурасын бу мәсьәләне Халыкара җинаятьләр мәхкамәсенә тапшырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG