Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Идел” журналы яңа җитәкчегә каршы


“Татмедиа” вәкилләре “Идел” журналына килеп 15 октябрьдә яңа баш мөхәррир Рифат Фәттаховны тәкъдим иткәндә басма хезмәткәрләре каршылык күрсәтеп очрашудан чыгып киткән.

16 октябрь көнне “Идел” журналистлары, хезмәткәрләр Татарстан президентына хат язып, аңа имзаларын куеп бу хатны Шәймиевкә илтә китте. Алар журнал урнашкан бина ишек алдына җыелып каршылык күрсәтеп эшкә чыкмаска кирәк, бу хәлне болай гына калдырырга ярамый дип тә сөйләштеләр. Араларында “минем ике балам бар, мин ничек аларны туйдырыйм, эшкә чыкмыйча булдыра алмыйм” диючеләре дә бар иде.
"Идел" журналы хезмәткәрләре


“Мин бу хәлне безнең фикерне санга сукмау дип бәяләдем. Бу мәсьәләдә “без Рифат Фәттахов белән эшләргә теләмибез” дигән сүз әйтелде бит инде. Сезнең нәрсә теләвегез безне кызыксындырмый дигән әйбер килеп чыга. Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Хәбир Ибраһим, Гәүһәр Мәһдиева - ничә язучы утырабыз, безнең бик яхшы тупланган коллективыбыз бар. Бу иҗат берлеге зур язучылардан, зур тәрҗемәчеләрдән тора. Шуны санга сукмыйча бөтенләй язучы булмаган, безнең өлкәдән булмаган бер кешене китереп утырталар”, ди күренекле журналист Искәндәр Сираҗи.

Журналның 15 октябрьгә кадәр баш мөхәррире булып эшләгән Нәбирә Гыйматдинова сүзләренә караганда, “Татмедиа” түрәләре белән сөйләшкән вакытта алар яңа җитәкчеләре итеп “Идел”нең бүлек мөдире, менеджеры, язучы Хәбир Ибраһимны яки “Тукай” музее мөдире Рәмис Әймәтне күрергә теләгән.

Хәбир Ибраһим
Хәбир Ибраһим Фәттаховның билгеләнү хәбәрен ишеткән барлык татар журналистларының да үзләренә теләктәшлек белдерүен әйтә. “Беркем дә аның монда эшләвен теләми. Бөтенесе шакката. Без иҗат кешеләре, шуңа кешегә ышанабыз. Үзебезнең кешене куярлар дип “Татмедиа”га ышандык. Безнең арада да баш мөхәррир булырлык кешеләр бар. Шул ук Ркаил Зәйдулла, Нәгыйм Шакаев, үзем дә бу эшкә алынып бер-ике ел эшли алам. Безнең зур ялгышлык Нәбирә Гыйматдинованың үз урынына кеше әзерләмәвендә булды”, ди Хәбир Ибраһим.

16 октябрь көнне Рифат Фәттахов яңа эш урынына чыкты. Ул быелның язына кадәр “Татарстан” журналының баш мөхәррире булып эшләгән иде. “Бүгеннән мин бу эшкә билгеләнгән. Минем кулда боерык һәм килешү. Бүгеннән “Идел” журналында эшли башларга хакым гына түгел, хәтта ки бу минем дәүләти һәм канун каршындагы бурычым да”, дип белдерде Рифат Фәттахов үзенең яңа эш урынында. “Идел” журналы хезмәткәрләренең каршылык белдерүен Рифат Фәттахов тыныч кабул иткән, мөгаен.
Рифат Фәттахов


“Иҗат коллективы ул беркайда да спай гына түгел. Республика җитәкчелеге тарафыннан минем алга “Идел” журналын республиканың иң дәрәҗәле басмасы итү максаты куелды. Бу максатка әйбәт коллектив белән генә ирешеп була. Миңа “Татмедиа”да монда әйбәт коллектив тупланган дип әйттеләр. Бер генә баш мөхәррирнең дә әйбәт коллективны таркатырга теләге булырга тиеш түгел. Мин уртак тел табарбыз дип уйлыйм”, дип белдерә Рифат Фәттахов.

Нәбирә Гыйматдинова
“Идел”нең кичәге баш мөхәррире Нәбирә Гыйматдинова журнал урнашкан бинаның икенче катындагы җитәкче булып эшләгәнгә кадәр утырган бүлмәсенә менгән. Үзенең язмышы хәл ителмәгәнгә – бүлек мөдире булып калмаганга аптырап утыра ул. “Мин киткән очракта яңадан үз урыныма төшеп утырырмын дип уйлаган идем. Безнең яңа проектлар күз алдында тотыла иде. Кайнап торган идеялар да бар. Милли журнал буларак ул безнең милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш. Калырга теләгем бар иде. Әмма яңа баш мөхәррир беркем дә калмый дигән”, ди Нәбирә Гыйматдинова.

Нәбирә Гыйматдинова үзенең вазифасыннан китүен иҗатка вакыт җитмәүдән ди. Укучылар сорый, ә мин әсәрләремне язып өлгерә алмыйм дип белдерә ул. Китәргә теләк белдереп тә үзе гариза язган. 3 елдан артык эшләү дәверендә журналны аякка бастыруына куана ул. Килгән вакытта тиражы 1 мең генә булган. Бүген 8 меңнең теге ягына чыккан. Басма ак-карадан төслегә әйләнгән. Бурычлар да муеннан иде, аларын да түләп бетерә алдык, ди Нәбирә Гыйматдинова.
Ркаил Зәйдулла

Бу үзгәрешләрне шагыйрь Ркаил Зәйдулла татар матбугатына максатчан рәвештә, системалы һөҗүм бара дип бәяли. “Мин алар тәкъдим иткән Рифат Фәттаховка кеше буларак та бернинди дәгъвам юк. Ул “Татарстан” журналында баш мөхәррир булып эшләде. Хәзер кайда ул “Татарстан”, кайда аның татарчасы? Безнең илдә шундый хәлгә калган – бер нәрсәне җимереп чыгып китәләр һәм тагын җимерер өчен икенче бер җиргә китереп куялар. Бу әдәбият һәм матбугатка кына түгел, ә бөтен өлкәләргә дә карый. Безнең басма әдәби журнал. Анда язучыларның әсәрләре чыга. Аның мөхәррире булып язучы, инде һич югы публицист эшләргә тиеш”, ди Ркаил Зәйдулла.

Журнал хезмәткәрләренең таләпләре канәгатьләндерелмәсә Шәймиевкә һәм “Татмедиа”га язган хатлары игътибарсыз калса каршылыкларын дәвам итергә уйлый.

“Без алар (“Татмедиа”-Н.А) тәкъдим иткән кандидатура белән эшләмәячәкбез. Бу үз-үзебезне хөрмәт итмәү булачак”, ди Ркаил Зәйдулла.

Искәндәр Сираҗи
“Бәлки акылы җитеп үзе гариза язып кул куеп китеп барыр”, ди Искәндәр Сираҗи.

“Без җыелышып “Ирек мәйданы”на чыгарга уйлыйбыз”, дип белдерә Хәбир Ибраһим.

“Идел”нең яңа баш мөхәррире Рифат Фәттахов “Татарстан” журналыннан бу басмага килүне түбән төшү дип бәяләми. Кешене урын бизәми, ә кеше урынны бизи, ди ул.

“Республика җитәкчелеге мине элек, димәк, “Татарстан” журналында күрергә теләгән. Бүген җитәкчелек мине “Идел”дә күрергә тели. Һәм мин республика җитәкчелегенең бу игътибарына ихтирам белән карыйм”, дип белдерде Рифат Фәттахов.
XS
SM
MD
LG