Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:57

Русия Дөнья сәүдә оешмасына үзе генә кушылачак


Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылу сөйләшүләрендәге баш вәкиле Максим Медведков Мәскәү оешмага Беларус һәм Казакстан белән бергә кушылу максатындагы элекке сәясәтеннән баш тартып үзе генә кушылырга тырышачак диде.

Медведков оешмага ул илләр белән бер таможня берәмлеге буларак керү зур хокукый һәм процедур проблемаларга китерәчәк һәм сөйләшүләрне тәмамлауны шактый кичектерәчәк диде.

Быел премьер-министр Владимир Путин Русиянең оешмага кушылу өчен 16 ел дәвам иткән процессны туктатып аның урынына Беларус һәм Казакстан белән бергәләп кушылу эшен башлавы турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG