Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:53

Грузиягә хәрби серләр саткан Русия солдаты төрмәдә


Узган елның август аенда Русия белән Грузия арасындагы сугыш вакытында Грузиягә серләрне саткан өчен Русиянең бер солдаты 9 елга төрмәгә хөкем ителде.

Прокуратура әйтүенчә, Җәмал Накаидзе яшерен хәрби мәгълумәтләрне акчага һәм Батумда фатир бирү вәгъдәсенә алмашка Грузия яшерен хезмәтләренә саткан.

Тикшерүчеләр Накаидзе узган елның февраленнән ноябрь аена кадәр Грузия яшерен хезмәтләре өчен эшләгән ди.

Дондагы Ростов шәһәрендә үткән мәхкамәдә рәислек итүче Накаидзе гаебен танып тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек иткән өчен мәхкамә аңа карата мәрхамәтлелек күрсәтте диде.

XS
SM
MD
LG