Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Израил арасы ни өчен суына?


Давостан кайтып төшкән Эрдоганны төрекләр каһарман итеп каршы алды
Давостан кайтып төшкән Эрдоганны төрекләр каһарман итеп каршы алды

Озак вакыт стратегик партнерлар булган Төркия белән Израиль арасында соңгы вакытта киеренкелек арта. Белгечләр фикеренчә, төбәктә җитди үзгәрешләр бара.

Төркия хәрбиләре Израилнең НАТОның хәрби күнегүләрендә катнашуына каршы чыкты. Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган моны Израилнең Газзә сызыгында кылган гамәлләренә бәйләп, үз халкының фикерен искә алып эшләнүен аңлатты:

“Һәр сәяси идарәнең үз халкының фикерен искә алып эшләү мәҗбүрияты бар. Мин халкымның таләпләрен инкарь итә алмыйм.”

НАТОның хәрби уеннары 12-23 октябрь көннәрендә үтәсе иде. Израил анда катнаша алмау сәбәпле, АКШ белән Италия дә алардан баш тартты. Күнегүләр билгесез вакытка кичектерелде.

Давос каһарманы

Озак вакыт стратегик партнерлар саналган Төркия белән Израил арасында мөнәсәбәтләр узган елның ахырында ук бозыла башлаган иде. Израил гаскәрләренең Газзә сызыгында хәрби гамәлләре нәтиҗәсендә, хокук активистлары әйтүенчә, 1400-дән артык кеше һәлак булган, шуларның меңгә якыны фәләстиннәр.

Гыйнвар аенда Давос икътисад җыенында чыгыш ясаганда Эрдоган, Израил президенты Шимон Переска бармак төртеп, Израилне Газзәдә балаларны үтерүдә гаепләде:

“Үтерүләргә килгәндә, сез моны бик яхшы беләсез. Комлыктагы балаларны үтергәнегезне әле дә хәтерлим. Ике элекке премьерыгыз миңа, Фәләстингә танклар белән керсәк бәхетле булыр идек, дигән иде.”

Эрдоган Давос җыенын ташлап чыгып китте. Меңләгән төрек аны Истамбул һава аланында каһарман итеп каршы алды. [видеоны кара]

Анкара белән Тель-Авив арасындагы киеренкелек утына Төркия телевидениесендә барган сериал да май өстәде. “Айрылык” исемле бу фильмда Израилнең Газзәдәге хәрби гамәле вакытында бер фәләстин кызы белән Израил егетенең мәхәббәте сүрәтләнә. Бер урында Израил хәрбие фәләстин кызын атып үтерә.

Шушы фильм Израилдә җәнҗал тудырды. Израил тышкы эшләр министрлыгы Төркиянең Тель-Авивтагы илчелегеннән аңлатма таләп итте.

Геосәяси үзгәрешләр

Эрдоганның Давостагы чыгышын Төркиянең кайбер күзәтүчеләре март аенда үтәсе сайлаулар алдыннан оештырылган “тамаша” дип бәяләгән иде. Израилне НАТО күнегүләреннән читләтү карарына килгәндә, белгечләр фикеренчә, сүз бу төбәктә җитди геосәяси үзгәрешләр турында бара.

Берьяктан, Төркия белән Израилнең күптәнге хәрби беректәшлеге ахырына якынлаша, Анкара йөзен Якын Көнчыгышның башка илләренә бара. Икенче яктан, төрек армиясе акрынлап илнең тышкы сәясәтенә йогынтысын югалта.

“Төркия күршеләренә карата карашын үзгәртә, - ди Париждагы халыкара бәйләнешләр институтында Төркия белгече Дороти Шмид. – Шулай ук, Төркиянең үзендә, хакимият эчендә үзгәрешләр бара. Армиянең хөкүмәткә үз карашларын тагу куәте кими. Шушы ике тәрәккыят соңгы вакытта Израил белән аралар бозылуны да аңлата ала.”

Төркиянең Израилне читләтү карарыннан соң шушы атнада Сүрия Төркия белән уртак күнегүләр үткәрү теләген белдерде. Израил моңа каршы чыкты, Якын Көнчыгышта яңа блок төзү нияте дип атады.

Азатлык белән сөйләшкән тагын бер белгеч Cambridge профессоры Джордж Джофф фикеренчә, Төркия белән Израил берлеге таралды дип әйтергә әле иртәрәк:

“Ихтимал Газзә вакыйгасы Төркия хөкүмәтен Израилдән читләшергә мәҗбүр иткәндер. Ләкин бу мөнәсәбәтләрнең тулысынча бетүен аңлатамы, әйтүе кыен. Шунысы ачык – ниндидер җитди үзгәрешләр бара. Бу хөкүмәт белән армия арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә чагыла.”

Төрек хөрбиләренең Израилне күнегүләрдән читләтү карарын хуплавына килгәндә, Жоффе сүзләренчә, монда башка аңлатма да була ала. Израилнең бер саклану ширкәте Төрек армиясенә $140 миллионлык килешү нигезендә пилотсыз очкыч бирәсе булган. Бу эш барып чыкмаган. Төрек хәрбиләре моны Израил белән мөнәсәбәтләр бозылуга сәбәп итеп китерергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG