Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта пикет оештыручы тоткарланган


Түбән Новгородта "Башка Русия" пикетын оештырган кешеләрнең берсе тоткарлганган. Пикет "АвтоВАЗ" хезмәткәрен һәм машина җитештерү тармагында эшләүче барлык хезмәткәргә багышланган иде, диде оештыручылар.

Каршылык чарасында иҗтимагый оешмалардан берәр кеше катнашкан. Барлыгы пикетта 20 ләп кеше булган.

Чараны үткәрергә хакимиятләр рөхсәт биргән булган, әмма барыбер тәртипне сакларга ОМОН машинасы китерелгән булган.

Чараны оештыручыларның берсе Сергей Пчелинцевны тоткарлау сәбәрләре әлегә әйтелмәде.
XS
SM
MD
LG