Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил БМО кеше хокуклары Шурасының карарын кире какты


Анда Газзәдә үткән хәрби чараны тикшергән халыкара хисапның нәтиҗәләренә теләктәшлек күрсәтелгән иде.

Израил хакимиятләре бу карар бер яклы язылган дип белдерде. Анда мәсәлән Израил хәрбиләре хәрби җинаятьләрдә гаепләнә, диелә.

Фәләстин вәкилләре бу карарга хуплау белдерде, әмма Хамас сугышчыларына карата әйтелгән гаепләүләргә җавап бирмәде.

Бу карарга БМО кеше хокуклары шурасының 25 әгъзасе хуплау белдерде. 11 ил баш тартты, АКШ һәм Европа Берлегенең 5 иле каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG