Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан оппозициясе каршылык чараларын башлады


Берничә фиркане берләштергән "Гадел Казакъстан өчен" блогы Астанада социаль мәсьәләргә багышланган митинг үткәрде.

Чарада 300 якын кеше катнашты, урам җыенына күбесенчә пенсионерлар килде, дип хәбәр ителә. Каршылык белдерүчеләр, канунсызлык, түрәләрнең гаделсезлеге, бәяләрнең артуы һәм ришвәтчелек белән канәгатьсезлек белдерде.

Шундый ук чаралар Казакъстанның башка төбәкләрендә дә үткәрелә.
XS
SM
MD
LG