Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан армиясе 60 сугышчы үтергән


Пакстан армиясе хәбәр иткәнчә, Талибанга каршы башланган зур хәрби чарада, беренче көндә үк кимендә 60 сугышчы үтерелгән. Хәрбиләр Әфганстан белән чиктә Вазиристан төбәгендә сугыша. Пакстан гаскәрләре җитәкчелеге, бүген 6 солдат һәлак булды, дип хәбәр итте.

Талибанга каршы башланган хәрби чарада меңләрчә җирдәге гаскәри катнаша, аларга һавадан боралак, очкычлар ярдәм итә.

Бу чараның максаты - Әл-Кайда һәм Талибан базаларын юк итү. Шушы төркемнәрнең һөҗүмнәре аркасында Пакстанда ике атнада кимендә 175 кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG