Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр нигә тоткарланды?


Бурятиянең Эчке эшләр министры Виктор Сюсюра кулга алынды. Күзәтүчеләр моның артында нәрсәнең тора алуы турында баш вата.

Милиция генерал полковнигы Сюсюра контрабанда гаепләве белән ачылган җинаять эше кысаларында кулга алынган, дип хәбәр ителә.
Бу эшне Русия Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты алып бара.

Аның эш бүлмәсендә һәм фатирында тентүләр үткәрелгән. Русия эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, министр Мәскәүгә китертелгән, хәзер ул "Лефортово" төрмәсендә тотыла.

Аның белән бергә республика эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләре белән көрәш бүлеге башлыгы да тоткарланган, дип хәбәр итте Русия мәгълүмат агентлыклары.

Виктор Сюсюра Бурятия Эчке эшләр министры урынына 2006 елга билгеләнгән булган. Аңа кадәр Краснодар өлкәсендә транспорт милициясе идарәсе башлыгы булып эшләгән. Алдынгы хезмәт өчен орден, төрле медальләр, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Сюсюра милиция сафларында барлыгы 30 ел хезмәт иткән, дип әйтелә рәсми чыганакларда.

Русиянең Федераль оешма вәкилләре югары дәрәҗәле түрәнең тоткарлануын расласа да, аңлатмалар бирүдән баш тарта.

Элегрәк Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев ул җитәкләгән тармакта ришвәтчелеккә каршы көрәш, канун бозучы, ришвәт алучы җитәкчеләрдән арыну кампаниясен башлау хакында белдергән иде.

Әмма кайбер мәгълүмат чаралары бу тоткарлануны контрабанда эшләрен фаш итү белән бәйли.
Русия премьер-министры Владимир Путин бу елның 1нче июнендә чыгыш ясаганда, тәртип саклау оешмаларын контрабанда белән көрәшне нәтиҗәлерәк алып барырга чакырган иде.

Аннан соң Черкизов базары, “Алтын” зәркән холдингы эшләре, чик аша төзелеш җиһазларының канунсыз кертелүе турында хәбәрләр чыкты, дип яза "РИА Новости" агентлыгы. "Вести" каналы, прокуратура тикшерүчеләренең Виктор Сюсюрага транспорт милициясендәге элекке эшенә бәйле сораулары бар, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG