Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Медведев Сербиягә бара


Русия президенты Дмитрий Медведев икътисад һәм сәүдә турында сөйләшү өчен сишәмбе көнне Сербиягә бара.

Тарафлар Русия Сербиягә быел вәгъдә иткән 1 миллиард доллар кредит, шулай ук энергия һәм транспорт инфраструктурасы проектлары турында да сөйләшәчәк.

Сербиягә бу кредитның күпмегә төшәчәге әле билгеле түгел. 2010 елгы бюджет дефицитын каплау өчен Сербия инде өченче кредит ала.

Русия инвесторлары Сербиядә табигый газ саклау корылмасы төзү һәм Көньяк агым газүткәргеч проектына Сербия тармагын да кертү мәсьәләсен карый.

XS
SM
MD
LG