Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәҗлес Обамага рәхмәтле


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Казанга килеп китүе Татарстанның дәүләти бәйсезлеген тануга бер адым булып тора, дип исәпли татар халкының Милли мәҗлес оешмасы.

Мәҗлес һәм аның тарафыннан оештырылган сөргендәге хөкүмәт исеменнән Кушма Штатлар җитәкчелегенә хатны Фәүзия Бәйрәмова һәм Вил Мирзаянов имзалаган. Клинтонның Казан сәфәрен оештыру өчен рәхмәтләр белән бергә алар шушы чараны татар халкына карата хөрмәт билгесе һәм аны дөньядагы башка халыклар белән бертигез итеп тану, дип кабул итүен әйтә.

“Бу Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануга бер адым булып тора,” диелә Милли мәҗлес җитәкчеләре хатында.

Татарстанның үзбилгеләнүгә таба бару тарихын аңлатып, хат авторлары моның гыйсьян түгел, ә фәкать халыкара хокук нормаларына гына таянып алып барылуын аңлата, бу уңайдан 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация, 1992 елның 21 мартында узган референдум, 1992 елның 6 ноябрендә суверен дәүләт буларак яңа Конституция кабул ителү телгә алына.

“Әмма эчке һәм тышкы сәясәте милләтләрне изүгә һәм кысрыклауга нигезләнгән Русия империясе Татарстанның бу хокукый актларын танымады, татар халкының тыныч юл белән үзенең бәйсезлегенә ирешү теләген кабул итмәде, киресенчә, боларга җавап итеп, федераль закон нигезендә мәктәпләрдә ана телендә укытуны тыйды, дөньяви уку йортларына христиан дине дәресләрен кертте, шулай итеп, татар халкын дәүләтсез генә түгел, телсез һәм динсез дә калдырырга кискен адымнар ясады. Русия империясе татар халкын милләт буларак юк итү юлына басты”, дип яза АКШ президентына җибәргән хатында Милли мәҗлес җитәкчеләре.

Шул хатның азагында алар дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән дә чыга - алдынгы илләрнең Косова бәйсезлеген тануын, ә Русиянең исә үз ягыннан Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген таныганын искә алып, Татарстанның да дәүләт бәйсезлеге танылсын иде, диелә хатта.

Бу уңайдан татар Милли мәҗлесе Америка президентыннан дөнья мәйданында киләчәктә Татарстанга һәм татар халкына да лаеклы урын алуга ярдәм итүне үтенә.
XS
SM
MD
LG