Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

АвтоВАЗ бөлгенлек игълан итәргә мөмкин


Русиянең 100 меңнән артык кеше эшләгән АвтоВАЗ ширкәте бөлгенлек игълан итү мөмкинлеге турында белдерде.

АвтоВАЗның финанс мөдире Олег Лабанов РИА Новости хәбәр агентлыгына бөлгенлек ширкәттә каралган иң җиңел юлларның берсе диде.

Аның әйтүенчә, АвтоВАЗга хәзер бурычларын реструктурлаштырырга 1.2 миллиард, әйләнеш капиталы буларак 409 миллион доллар кирәк.

Икътисадый кризис чорында АвтоВАЗ җитештергән машиналарны сату нык кимеде.

XS
SM
MD
LG