Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда икенче тур сайлау үтәргә мөмкин


Әфганстанда президент сайлауның икенче туры үтәргә мөмкин. Август аенда үткән сайлаудагы хәрәмләшүләрне тикшерүчеләр президент Хәмит Карзаи файдасына булган меңнәрчә тавышны гамәлдән чыгарды.

БМО яклавы белән эшләүче Сайлау шикаятьләре комиссиясе 2 ай чамасы дәвам иткән тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

210 тавыш бирү урыныннан алынган тавышлар гамәлдән чыгарылды. Нәтиҗәдә Карзаи белән аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла арасында икенче тур сайлау игълан ителергә мөмкин. Сайлау шикаятьләре комиссиясе сайлау урыннарында канун бозуларны күрсәтүче ачык һәм ышанычлы дәлилләр бар ди.

ВВС исеме аталмаган рәсмиләрнең комиссия Карзаиның август сайлавында 50 проценттан артык тавыш җыймавы турында карар чыгарды дигән сүзләрен китерә.

Беренчел нәтиҗәләр Карзаиның 55, Габдулланың 28 процент тавыш җыйганлыгын күрсәткән иде.
XS
SM
MD
LG