Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сайлау ярышы башланды


Төп көрәш премьер-министр Юлия Тимошенко (у) белән оппозициядәге Регионнар партиясе рәисе Виктор Янукович арасында барыр дип көтелә
Төп көрәш премьер-министр Юлия Тимошенко (у) белән оппозициядәге Регионнар партиясе рәисе Виктор Янукович арасында барыр дип көтелә

Дүшәмбедә Украинада сайлау алды кампаниясе башланды. Өч айдан президент сайлау үтәчәк. Сайлау нәтиҗәсе көнбатыш төбәкләрдә хәл ителер дип көтелә.

Украинада президент сайлауларда төп көрәш гадәттә үзәк төбәкләр өчен бара. Ләкин илкүләм җиңү өчен үзәктә җиңү генә җитми, моңа өстәп тагын көнчыгыш йә көнбатыш төбәкләрдә җиңәргә кирәк.

Мисал өчен, 1994 елда Кучма үзәк һәм көнчыгышта, 2004 елда Ющенко үзәк һәм көнбатышта җиңде. Соңгы өч сайлау ярышы бик кызу барды, җиңүче ни бары 52-56% җыя алды.

Фаразларга күрә, бу юлы сайлау нәтиҗәсен Украинаның көнбатыш төбәкләре хәл итәргә тиеш. Ике төп намзәтнең берсе, премьер-министр Юлия Тимошенко үзәк төбәкләрдә өстенлек итсә, аның көндәше, оппозициядәге Регионнар партиясе рәисе Виктор Янукович – көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә.

Ющенконың абруе түбән

Хәзерге президент Виктор Ющенконың биш еллык мөддәтен күпләр “ычкындырылган мөмкинлекләр” чоры дип атый. Аның икенче мөддәткә сайлану ихтималы юк дәрәҗәсендә. Соңгы фикер белешүләргә күрә, Ющенконы һәм аның Безнең Украина блогын сайлаучыларның ни бары 2-3% хуплый.

Ющенконың абруе 2-3% чамасы
Ющенко үзе бу саннарга әһәмият бирми, ә менә Украина эшкуарлары бирә. “Аксак үрдәкнең” икенче мөддәткә үтә алмаячагын аңлап, кайберләре сайлау кампаниясенә акча бирмәскә булган.

Русия президенты Дмитрий Медевдев август аенда Ющенко исеменә үтә тәнкыйтьчән хат язып, аның абруен шактый күтәргән диләр. Ләкин, бу гына аны коткарып кала алмаяс сыман.

Безнең Украина блогының мондый хәлдә калуының сәбәбе – эчке тарткалашулар. 2007 ел парламент сайлауда бу блок Радага 72 депутат үткәрә алган иде. Блокка кергән тугыз фирка Ющенко тирәсендә берләшеп, бер партия төзергә вәгъдә итте. Барып чыкмады.

Яңа партияләр төзелде, аларның саны тугыздан ундүрткә әйләнде. 72 депутатның якынча 40-гы хәзер Тимошенко коалициясен хуплый. 10 депутат яңа төзелгән Берләшкән Үзәк фиркасенә керде. Ющенко тарафлы төркемдә ни бары 17 депутат калды.

Тел мәсьәләсе

Сафлар таралуның ачык билгесе – заманында “Әфлисун инкыйлабын” оештыруда катнашкан биш танылган сәясәтче алдагы сайлауда мөстәкыйль намзәт булырга теләк белдергән: Ющенко белән Тимошенкодан тыш тагын Яценюк, Гриценко һәм Костенко.

Арсений Яценюк икенче турга үтмәкче
Соңгы өчесе арасыннан элекке парламент рәисе Арсений Яценюкның шанслары зуррак санала. Фикер белешүләргә караганда, хәзер ул ил күләмендә өченче урында бара. Көнбатыш Украинада исә Тимошенкодан ни бары 6-7% калышып, икенче урында.

Көнбатыш Украинаның бу ярышта хәлиткеч әһәмияткә ия булачагын Тимошенко такымы да аңлый булса кирәк. Август аенда ул Львов шәһәрендә үткән дөнья украиннары конгрессында чыгыш ясап, украин теленең бердән-бер дәүләт теле итәргә чакырган белдерү ясады.

Моңа җавап рәвешендә Тимошенконың төп көндәше Виктор Янукович, сайлауда җиңгән очракта урыс телен икенче дәүләт теле итәчәген игълан итте. Бу нияте белән ул көнчыгышта шактый тавыш казана ала, ә менә көнбатышта, киресенчә, югалтачак. Шулай итеп, бу сайлауда тел мәсьәләсе шактый мөһим мәсьәләгә әйләнергә мөмкин.

Тавыш бирү 17 гыйнвар көненә билгеләнгән. Беренче турда намзәтнең берсе дә тавышларның күпчелеген казана алмаса, өч атнадан икенче тур үткәреләчәк.
XS
SM
MD
LG