Accessibility links

Иран һөҗүм өчен АКШ, Британия һәм Пакстанны гаепли


Иран Инкыйлаб сакчылары башлыгы генерал-майор Мөхәммәт Али Җәфәри АКШ, Британия һәм Пакстанны үзе җитәкләгән көчләргә каршы һөҗүм өчен гаепләнүче сөнни гыйсъянчылар белән элемтәдә торуда гаепли.

Җәфәри бу 3 илнең яшерен хезмәтләре җирле Җундалла сөнни гыйсъянчылар төркеме башлыгы Габделмөлек Риги белән бәйләнештә тора диде.

Иранның көньяк-көнчыгышындагы Систан-Балучистан виләятендә ул һөҗүм нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды. Корбаннар арасында сакчыларның җитәкчелеге дә, тыныч халык та, җирле ыру башлыклары да бар.

Ыру башлыклары белән очрашу алдыннан булган һөҗүм өчен җаваплылыкны Җундалла төркеме үз өстенә алды.

АКШ, Британия һәм Пакстан бу һөҗүмгә катнашы булуын кире кага.

Җәфәри әйтүенчә, Ригиның кулга алынуын таләп итү өчен Ираннан Пакстанга вәкилләр җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG