Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан: ике көнлек татар тантанасы


Русия баш мөфтие Тәлгать Тәҗетдин һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановны Чуашстан президенты Николай Федоров кабул итте
Русия баш мөфтие Тәлгать Тәҗетдин һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановны Чуашстан президенты Николай Федоров кабул итте

Шушы көннәрдә Чуашстанда “Шыгырдан укулары” дип аталган бик зур фәнни-гамәли конференция һәм башка бик күп чаралар узды.

“Узган атна башында татар иҗтимагый тормышының үзәге Чуашстанга күчте дисәк, һич арттыру булмастыр”, дип язып чыкты “Ватаным Татарстан” газеты бу көннәрдә. “Гореф-гадәткә, мирасны саклауга таяну уңышлы нәтиҗәләр бирә: мәчетләр иҗтимагый тормышның үзәкләренә әйләнеп бара, тулы канлы мөселман мәхәлләләре феномены оешып килә”, монысы islamrt сәхифәсенең Чуашстанда узган вакыйгаларга карата бәяләмәсе. "Без булдыра алмаганны сез булдырдыгыз!", ди Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин Чуашстан татарларына шундый мактау сүзләре белдерде.

Чынлап та, татар дөньясында бик сирәк була торган вакыйгалар белән тулган иде бу көннәрдә Чуашстан.

Ә Чуашстанда нәрсә булды соң?

Эш шунда ки, Чуашстанда яшәүче 35000 татар бу көннәрдә, алтынчы тапкыр “Шыгырдан укулары” дип аталган бик зур фәнни-гамәли конференция, "Җәмгыятьнең тотрыклылык шарты буларак, толерантлык һәм динара әңгәмә мәдәнияте" дигән темага "түгәрәк өстәл", “ART MEDHIA” мөнәҗәтләр фестивале, Чуашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге премиясен тапшыру, Чуашстан Диния нәзарәте оештырылуына 15 ел тулу уңаеннан тантана уздырдылар. Һәм бу бер урында гына түгел, ә бөтен республика буйлап оештырылды.

Хуҗа кунакның ишәге

Җыеннарны да, конференцияне, “түгәрәк өстәл”ләрне дә тема гына түгел, катнашучылар бизи. “Ватаным Татарстан” газетының “татар иҗтимагый тормышының үзәге Чуашстанга күчте” дигәне дә, беренче чиратта шушы чараларда катнашкан кешеләрдән чыгып әйтелгәндер мөгаен. Күз алдыгызга китерегез, 35000 татар яшәгән Чуашстан бөтен Русия татар лидерларын үзенә туплый алды. 18 төбәкнең мөфтиләре, ә алар арасында үз төбәгеннән чыкмыйча гына эшләп ятучылар да бар иде, Чуашстанда бервакытта җыелдылар.


Кайберәүләрен санап узыйк: Вәлиулла хәзрәт Якуб, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ильяс хәзрәт Җиһанша (Татарстан), Назымбәк хәзрәт Ильясов (Әстерхан), Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев (Мари Иле), Габденур хәзрәт Камалетдин (Киров), Вагыйз хәзрәт Яруллин (Самар), Таһир хәзрәт Саматов (Сургут), Гаделша хәзрәт Юнкин (Пенза), Җәгъфәр хәзрәт Пончаев (Петербур) һәм башкалар. Шулай ук Төркиянең Мәскәүдәге илчелегендәге дин эшләре киңәшчесе Бәкир Герек Чуашстанда булды.

Дин эшлеклеләре арасында, әлбәттә, иң көтелгәне Русиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин булды. Чуашстан элек-электән үк Уфада урнашкан үзәк Диния нәзарәтенә карый. Башка төбәкләрдә мөфти шуралары, бәйсез нәзарәтләр оешканда да, Чуашстан дини бердәмлекне саклап калды һәм, катнашучылар фикеренчә, моның белән күп нәрсәне отты. Бу хакта алдарак аерым тукталырбыз әле.

Кунаклар дин әһелләре белән генә тәмамланмады. Казаннан Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Махачкаладагы Теология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Мәкъсуд Садыйков, Мәскәүдән, фәннәр докторлары Леонид Сюкеняйнен, Гасымоглы Кәримов, Чуашстандагы ислам белгече Леонид Брославский һәм башка бик күп галимнәр бар иде.

Төрле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләре дә бу вакыйгалардан читтә калмады. Русия президентының Идел буендагы вәкиленең баш киңәшчесе Алексей Симонов, Чуашстан президенты Николай Федоров, Чуашстан премьер-министры Сергей Гапликов, Чуашстан Дәүләт шурасы рәисе Михаил Михайловский, Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин, Чуашстанның төрле министрлары...


Татарлар 2%тан бераз гына артыграк яшәгән бер республика өчен мондый дәрәҗәдәге кунакларның катнашуы әлбәттә зур куанычлы вакыйга булды.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров башта Чуашстанга килергә тиешле булса да, соңыннан билгеле булганча, ул Башкортстан президенты белән очрашуга киткән булып чыкты. Үз урынына барыбер вәкилләрен җибәргән иде. Татарстан һәм Чуашстан журналистлары гына да ике дистәдән артык иде.

Кунаклар, хуҗаларның кабул итү дәрәҗәсеннән бик канәгать калдылар. Оештыручылар һәрбер кунакның ихтыяҗын канәгатьләндереп торды.

Вакыйгалар җәдвәле

Чуашстандагы ике көнлек татарлар бәйрәме Шыгырданда инде гадәткә кергән “Шыгырдан укулары” дип аталган, быел алтынчы тапкыр узучы фәнни-гамәли конференция белән башланды. Конференция үзе Шыгырданда былтыр ачылган икенче яңа мәктәп бинасында узды. Быел ул "Яшьләргә рухи, әхлакый тәрбия бирүдә ислам казанышларының урыны һәм әһәмияте" дигән темага багышланган иде. Конференция ел саен “Туган тел” җырын халыкның дәррәү аягүрә басып җырлавыннан башлана, аннары Коръән укыла.

“Шыгырдан укулары” кысаларында Чуашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге премиясе дә бирелде. Нигездә шушы җирлектә яшәүче уңган-булганнарга тапшырыла ул премия. Быел исә, унлап номинациянең икесе Казанга китте: тумышы белән Чуашстаннан булган танылган галим, “Сәләт” яшьләр оешмасын оештыручы, академик Җәүдәт Сөләймановка һәм “Татар моң сакчысы” дип атлаган номинация Татарстанның халык артисткасы Флүрә Сөләймановага тапшырылды. Флүрә Сөләйманова, бу көннәрдә ире вафат булу сәбәпле. Чуашстанга килә алмады. Әмма Чуашстанда хәзер аның махсус концертын оештыру өстендә эшлиләр һәм бүләк иясенә барып җитәчәк.

Болгар мәчете

Сәфәр дәвамы: “Болгар” мәчете һәм зираты


“Шыгырдан укулары"ннан соң, кунаклар һәм хуҗалар Шыгырданда төзелеп бетеп барган “Болгар” мәчетен карадылар. Шәһри Болгардагы хәрабәләр хәлендә ятучы Җәмигъ мәчет өлгесендә төзелгән бу иман йорты кунакларны таң алдырды. Архитектурасы белән генә түгел. Алты манараның берсенә Болгар чоры бизәкле ташлары уелып куелган. Мәчетнең эчендә, Казан сакларга кирәксенмәгән һәм юк ителүдән чуашстанлылар саклап калган, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре басып вәгазьләгән минбәрнең реставрацияләнеп ятуын күреп тә аптырады кунаклар.

Соңрак, кунакларны гаҗәпләндерелгән тагын бер вакыйга булды. Ул Фәтхи Бурнаш туып-үскән Кыр Бикшиге авылы янындагы урман эчендә урнашкан болгар чоры каберлеге. Чуашстан татарлары мондый урыннарны «изгеләр урыны» дип саныйлар һәм алар республика җирлегендә шактый.

Кыр Бикшеге янындагы зиратта кунаклар озак торды. Урман эчендә урнашкан зиратта “без Болгардан килеп урнаштык” дип язылган кабер ташларын да кунаклар җентекләп укыдылар, тарих-үткән заманнар турында да сүз каттылар, мирасны саклау мәсьәләсен дә күтәрделәр. Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуб, Чуашстандагы шушындый изге җирләр хакында аерым бер белешмә ясарга кирәклеген дә искәртте.

Төзелүче Кара пулат мәчете

Тукай капкасы, “Кара пулат” һәм “ART MEDHIA”

Кунаклар Чуашстан җирлегендә милләт тарихыннан бүгенгегә әледән әле күчеп йөрделәр. Танылган галим, милли хәрәкәт идеологы Илдус Әмирхан, ул да әлеге вакыйгаларның шаһиты булды, “күченеп йөрмибез, ә дәвамчылыкны күреп барабыз һәм шаккатабыз”, дип белдерде. Хәзер төзелгән, әмма тарихи дәвамчылыкның үрнәге булган “Болгар” мәчете, борынгы зираттан соң, Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар өндәрләре Тукай авылына юл алды.

Тукай авылының бөек шагыйрьгә катнашы юк. Шулай да, мондагы һәрбер бала шагыйрьнең “Туган тел”ен сөйләп тә, җырлап та күрсәтә ала. Чөнки, татар мәктәбе генә түгел, ә авылның мәхәллә шурасы, мондагыча әйтсәк, иҗтимагый киңәшмәсе тырышлыгы белән бөтен мөминлекләре белгән мәдрәсә эшләп килә. Ә мәдрәсәдә, остазлар балаларга Коръән сүрәләре белән бергә “Туган тел”не дә өйрәтәләр.

Бу авылда күптән түгел генә авыл капкасы ачылган иде. Кунаклар шуны карадылар. Аннары Тукай белән янәшәдә генә урнашкан Урмай авылына юл тоттылар.

Урмай исә, Шыгырданнан калышмыйча, Шәһри Болгарда урнашкан “Кара пулат”ны өлге итеп алып, өченче мәчетен төзеп бетереп килә. Бу мәчеттә кичке намазлар укылды. Соңрак, мәчет янәшәсендә урнашкан мәдәният йортында икенче тапкыр уздырыла торган “ART MEDHIA” дип аталган мөнәҗәтләр бәйгесе башланды. Быел аның жюри рәисе Флүрә Сөләйманова булырга тиеш булса да, алда әйтелгән сәбәп белән, ул килә алмады. Урмай, Тукай яшьләре катнашында, Казанның “Хәят”, “Җомга көн”ансамбльләре дә чыгыш ясады кичәдә. Ә Дагыстаннан килгән илаһилар башкаручы Сәед Гасыймов исә, бәйрәмнең көтелгән кунагы иде.

“Урмай авылы Чуашстанның мәдәни үзәге икәне инде күптән билгеле. Урмайлылар үзләрендә "ART-MEDHIA" мөселман җыры фестивален уздыра башлап, моны кабат раслады. Фестиваль дәвамында башкарылган борынгы дини җырларыбыз-мөнәҗәтләребез, борынгы халык җырлары, Казаннан, Дагстаннан килгән коллективларның катнашуы әлеге фестивальнең дәрәҗәсен тагын бер башка күтәрде”, дип язды "Ватаным Татарстан" газеты.

Урмайда корбан ашлары ашаганнан соң, Чуашстан татарларының ике көнлек бәйрәменең яртысы тәмамланды.

"Казан" бию ансамбле чыгыш ясый

Алдагы көн – Чабаксар


Чабаксарда, икенче көнне "Җәмгыятьнең тотрыклылык шарты буларак, толерантлык һәм динара әңгәмә культурасы" дигән темага"түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды. “Түгәрәк өстәл”дә Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Чуашстан президенты Николай Федоров, премьер-министры Сергей Гапликов, Дәүләт шурасы рәисе Михаил Михайловский, Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең баш киңәшчесе Алексей Симонов, Мәскәү галимнәре, православ һәм Казан яһүди дине әһелләре, унсигез төбәктән Русия татар-мөселман Диния нәзарәтләре рәисләре катнашты.

Ә кичке якта исә, Чуаш Опера һәм балет театры бинасында Чуашстан Диния нәзарәтенең оештырылуына 15 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды. Республиканың барлык мәхәлләләреннән махсус автобусларда килгән тамашачылар, “ART MEDHIA”дә җиңүчеләре, моннан тыш “Казан” бию ансамбленең тамашасын карый алды.

Акча каян алдыгыз?

Килгән кунаклар да, журналистлар да мондый, шактый чыгымнар сорый торган, чараларны кем финанслый дигән сораулары еш бирделәр. Оештыручылар исә, хөкүмәт тә, халык үзе дә читтә калмады дип җаваплады. Чынлап та, мәсәлән, Шыгырданда Азат Йосыпов махсус өч корбан чалды. Чуашстанның шактый уңышлы сәүдәгәре Рәшит Сәнҗәпов күп чыгымнарны каплаган. Тукай мәхәлләсе рәисе Әгъзам Шакиров кунакханәләрнең күп чыгымнарын үз өстенә алды. Һәм мондый химаячеләрне шактый санап китеп булыр иде.

Чуашстанга килгән кунаклар тагын бер нәрсәгә игътибар иткән: ул да булса, монда дин әһелләре, милли оешмаларның уртак хезмәте. Диния нәзарәте белән берлектә бер агымда эшләүче татар милли-мәдәни мохтарияте, аның рәисе Фәрит Гыйбатдинов та бу чараларда бәһасез өлеш керткән. Шуңа күрә дә, “Ватаным Татарстан” газеты мондый бәя биргән булып чыкты: “Татарстандагы мохиттән аермалы буларак, монысы дин әһеле, монысы җәмәгать эшлеклесе дип аларны аерып та булмый. Син дә мулла, мин дә мулла: атка печән кем сала, дип эш бүлешеп тормый алар. Анда бер кеше бишкә тора.”
XS
SM
MD
LG