Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада зур түрә ришвәт белән капты


“Ростехнадзор” оешмасы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Николай Колобов коррупциядә гаепләнеп, кулга алынды. Ул ширкәтләрнең сәнәгать хәвефсезлеге буенча экспертиза үткәргән өчен ришвәт алу белән шөгыльләнгән.

Дүрт елда ул ике миллион сумнан артык ришвәт алган. Шуңа өстәп, канун буенча аңа эшкуарлык белән шөгыльләнү тыелган булуга карамастан, ул улы аша бер фирма белән җитәкчелек иткән.

Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башы Юрий Черницев алда тагы да шундый коррупция җәнҗаллары булачагын ирештерде.

XS
SM
MD
LG