Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: Шартлау артында Пакстандагы көчләр тора


Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый илнең Инкыйлаб сакчылары көчләренә каршы һөҗүм артында Пакстанда урнашкан төркем тора дип белдерде.

Моттакый әлеге төркемне исеме белән атамаса да, аның әгъзалары даими рәвештә Пакстан-Иран чиген бозып кереп Иранда төрле һөҗүмнәр ясап тора диде.

Узган якшәмбедә илнең көньяк-көнчыгышындагы Систан-Балучистан виләятендә ул һөҗүм нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булды.

Иран хакимиятләре аның артында Җундалла сөнни гыйсъянчылары тора дип белдерде.

Инкыйлаб сакчылары белән җирле ыру башлыклары очрашуы алдыннан булган ул шартлау корбаннарының 15-е сакчылар диелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG