Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан көчләре Талибан ныгытмасын алды


Пакстанның Көнчыгыш Вәзирстан виләятендә Талибанга каршы хәрби һөҗүмне дәвам итүче хөкүмәт көчләре сугышчылар ныгытмасы булган Коткай шәһәрен яулап алуларын белдерә.

Иминлек көчләре дүшәмбе кичендә һава һөҗүмнәре һәм туп уты ярдамендә гаскәрләр Коткайга керде ди.

Төбәктә узган шимбә башланган әлеге һөҗүм барышында барлыгы 78 сугышчы һәм 9 хәрби һәлак булган.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс хөкүмәт көчләренең гамәлләреннән тәэсирләнүен белдерсә дә, аның нәтиҗәсе турында әйтергә әле иртәрәк диде.
XS
SM
MD
LG