Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа хисап: Русиядә матбугат иреге тагын да кысыла


Дөньяда матбугат иреге торышын бәяләүче яңа исемлектә Русия 12 урын артка тәгәрәп 153 урынга күчкән. Русиядә журналистларны үтерүләр дәвам итә.

Матбугат иреген яклаучы “Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” исемле халыкара оешма 2009 елда 175 илдәге матбугат иреге торышы турында яңа хисабын чыгарды.

Ул илләрдәге йөзләрчә журналист һәм матбугат белгеченең фикерен белешү аша оешма мондый хисапларны ел саен әзерли.

Бу хисап узган көз башыннан быелгы җәй ахырына кадәр булган вәзгыятьне бәяли.

Тикшеренү матбугат иреге торышының Грузиядән кала барлык диярлек элекке совет республикаларында начарюын күрсәтә.

Русия быел тагын да 12 урынга арткарак тәгәрәп 153 урынны алган. Хәзер ул тарихта беренче тапкыр Беларустан да арттарак тора. Беларус исә 151 урында.

“Анна Политковская үлеменнән соң 3 ел үткәч тагын да артка тәгәрәү сәбәпләре – журналистларны һәм халыкка мәгълумат таратырга ярдам итүче хокук яклаучыларны үтерүләрнең, җирле матбугат вәкилләренә каршы физик һөҗүмнәрнең дәвам итүе”, - диелә.

Цензураның кире әйләнеп кайтуы, матбугатта күп кенә темаларның тыелуы, журналистларны, хокук яклаучыларны үтерүчеләрнең җәзага тартылмавы да моңа өлеш керткән.

Исемлектә матбугат иреклерәк булган беренче бишлеккә Дания, Финляндия, Ирландия, Норвегия һәм Швеция кергән.

Гомумән исемлекнең беренче 14 урынын Европа илләре били. Әмма биредә дә матбугат ирегенең кысыла баруы күзәтелә. Франция (43-нче), Словакия (44-нче), һәм Италия (49-нчы) шактый артка тәгәрәгән.

Израилнең Газзә Сызыгындагы хәрби чаралары матбугат ирегенә дә тәэсир иткән. Нәтиҗәдә Израил былтыргыдан 49 урынга арткарак, 93-нчегә күчкән.

АКШ исә 40-нчы урыннан бер ел эчендә 20 урын өскәрәк күтәрелгән. Моңа Барак Обаманың президент булып сайлануы тәэсир иткән диелә.

Исемлектә иң ахырда исә, кирегә таба санаганда Эритрея, Төньяк Корея, Төркмәнстан, Иран һәм Бирма.
XS
SM
MD
LG