Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

Әфганстанда президент сайлауның икенче туры үтәчәк


Әфганстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Нурмөхәммәт Нур икенче турның 7 ноябрьдә үтәчәген игълан итте.

Президент Хәмит Карзаи икенче тур үткәрү карарын раслап бу Әфган демократиясе өчен алга таба адым диде.

БМО яклавы белән эшләүче сайлау хәрәмләшүләрен тикшерү комиссиясе 20 августта үткән сайлауда хәрәмләшүләр булуын күрсәтүче ачык һәм ышанычлы дәлилләр бар дип Карзаи өчен булган меңнәрчә тавышны гамәлдән чыгарды.

Беренчел нәтиҗәләр Карзаиның 55 процент, аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулланың 28 процент тавыш җыйганлыгын күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG