Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын акча җыялар


Яңа уку елы башлангач Казанның кеше хокукларын яклау үзәгенә бер ай эчендә генә дә мәктәпләрдә акча җыюга ризасызлык белдереп 52 шикаять юлланган.

Әлеге мәсьәлә буенча ярты ел элек шау-шу купкан иде. Ул вакытта 1 сыйныф укучысы анасы Оксана Авдеенкова, Казанның 94нче мәктәбе җитәкчесен акча җыюда гаепләде. Ризасызлык белдерүче ана хәтта республиканың мәгариф һәм фән министры белән очрашуга да иреште. Бу сөйләшүдә министр Альберт Гыйльметдинов мәктәптә акча җыю булмаячак дигән иде. Әмма кеше хокукларын яклаучылар киресенчә, мондый очракларның көннән-көн артуын әйтә.

“Бер ай эчендә без 52 мөрәҗәгать теркәдек. Аларның күбесе Казан мәктәпләренә һәм балар бакчаларына карый. Чаллының ике мәктәбендә дә ризасызлык белдерү очрагы бар. Бу шикаятьләрне без прокуратурага юлладык. 94нче мәктәп белән булган очрактан соң, мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләгә үз карашын белгергәч, мәктәпләрдә акча җыюлар туктатылыр дип уйлаган идек. Әмма мөрәҗәгать итүләр киресенчә, артты. Акча җыюда мәктәп җитәкчелеге генә түгел, ата-аналар үзләре дә гаепле. Чөнки күбесе бер-берсенә ияреп акча бирә. Чынлыкта исә, ата-аналар үз теләге белән генә акча бирә ала. Аларны беркем дә моңа көчли алмый” ди кеше хокукларын яклау үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов.

Оксана Авдеенкова үзе, ярты ел элек кузгатылган шау-шу 94нче мәктәптә бераз тәртип урнаштырды, әмма акча җыюлар әле дә дәвам итә ди.

“Акчалар әле дә җыела. Әмма хәзер аларны ата-аналарның кулыннан алмыйлар, ә банкта махсус ачылган хисапка күчереп баралар. Кем күпме түли, анысы билгесез. Былтыргыдан аерылмалы буларак мәктәпне өстәмә җыештыруга һәм саклауга бездән акча алмый башладылар.

Әмма күп кенә ата-ана барына риза булып яши. Шау-шу куптарып, ниндидер уңышка ирешкәч кенә, кайберләре миңа иярде”, ди Оксана Авдеенкова.
Кеше хокукларын яклау үзәге вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов, “мәктәпләрдә акча җыю мәсьәләсендә мәгариф һәм фән минитсрлыгының фикере билгеле һәм алар моңа каршы” дисә, Авдеенкова киресен әйтә.

“Министрлыгык бернәрсә дә эшләми. Кайбер мәктәптә акча җыелмый башланган икән бу фәкать прокуратура эше.

Минем белән сөйләшүләр алып барганда министрлык та, мәгариф бүлеге дә әлеге мәсьәләгә күз йомарга, аны тизрәк тәмамларга тырышты. Мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыялар икән, ничек инде министрлык бу турыда белми кала ала? Әлеге эшләр барысы да җитәкчелек белән килешенгән. Ата-аналар барысына да риза булып, баш иеп йөрсә, димәк алга таба да шулай дәвам итәчәк. Ата-аналар бергә җыелып каршылык белдерсә, бәлки бу эш уңай якка хәл ителә башлар”, ди Оксана Авдеенкова.

Мәктәп җитәкчеләре акча җыю мәсьәләсендә журналистлар белән әллә ни сөйләшергә теләми. Аралашканнары исә, үз мәктәпләрендә барысы да тәптиптә булуын әйтә. Мәсәлән, Казанның 95нче мәктәбе җитәкчесе Равил Бакиров бу уңайдан болай диде.

“Әлегә төзекләндерү эшләренә акча юк. Спорт зал, бәдрәфләр начар хәлдә. Шуңа да карамастан, ата-аналардан акча җыймыйбыз. Безнең мәктәп тирәсендә 3 тулай торак бар. Шуңа күрә бездә укыган балаларның күбесе фәкыйрь гаиләләрдән. Моны аларның киеменә карап та аңлап була. Каян бу балардан акча җыясын инде?

Мәктәпне төзекләндерү хөкүмәт акчасына әкренләп кенә эшләнә. Быел түбә белән, беренче катны яңарттык”, ди Равил Зарипов.

Мәктәпләрдә акча җыюны ничек туктатырга дигәндә, Булат Мөхәммәтҗанов, иң элек ата-аналарга үз хокукларын аңлатырга кирәк, ди. Аның сүзләренчә, “әгәр акча түләмәү сәбәпле балага нинди булса да басым сизелә икән, ата-аналар кеше хокукларын яклау үзәгенә яисә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә тиеш”.

Ата-аналарны борчыган икенче мәсьәлә – акча җыйган мәктәп җитәкчеләренә бирелгән җәзаның бик йомшак булуы. Канун буенча бу дисциплинар хокук бозу. Аның нигезендә гаеплегә бары тик кисәтү генә ясала.
XS
SM
MD
LG