Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

“Идел-Хаҗ” үзәге аша Русиядән 3 мең кеше Мәккәгә юл алырга тиеш. Виза алу өчен узган атнада әлегә 400 паспорт кына Согуд Гарәбстаны илчелегенә җибәрелгән.

Казан янындагы Осиново авылында яшәүче Арибә апа Галләмова менә икенче тапкыр инде хаҗга барырга җыена. 2007 елда бер тапкыр булган инде ул. Үзе дә, ире дә пенсиядә. Бу ерак сәфәргә алар тагын акча җыйган.

Арибә апа Галләмова
“Сәфәр арзан түгел. Шулай булса да, бабай белән икебезнең пенсиябез җитә. Бабай намаз өйрәнмәде, шуңа ул бармый. Хаҗга пенсияне җыйдык, Аллага шөкер. Узебезнең тормышыбыз: йортыбыз да, сыерыбыз да бар. Балаларым да бар: 3 малаем, 2 кызым. Әмма алардан акча алмадык”, ди Арибә апа.

Арибә апа Галләмова хаҗга бару өчен документларын май аенда ук биреп куйган. “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ кылу үзәге башлыгы, Татарстан мөфтиенең хаҗ һәм гомрә эшләре урынбасары Аяз Миңгалиев сүзләренчә, әлеге изге сәфәргә барырга теләүчеләр “соң уяна”.

“Бәлки, алар күп сайлана торганнардыр. Бәлки, аларның менталитеты шулайдыр. Хаҗилар майдан ук язылса, безгә дә торак алырга, авиакомпанияләр белән килешергә, кием тегәргә җиңел булыр иде. Былтыр Башкортстаннан хаҗга әзерләнгәндә 60 хаҗи иде, бер атнадан аларның саны 160-ка җитте. Бер атна эчендә ателье аларга кием тегеп өлгермәде. Хаҗилар кая безнең киемнәр дип дәгъва белдерде”, ди Миңгалиев.

Быел исә, Миңгалиев андый проблемалар тумас дип өметләнә. Шулай да, Русия хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясе сәркатибе Андрей Себенцов узган атнаның җомгасында РИА Новостига: “Согуд Гарәбстаны илчелеге виза алуда оешмаганлыкка борчылу белдерде” дигән иде. Себенцов әйтүенчә, 16 октябрьдә әле илчелеккә бер генә паспорт та тапшырылмаган булган.
Аяз Миңгалиев


Ә Аяз Миңгалиев “Идел-Хаҗ” үзәгеннән 400 виза узган атнаның уртасында ук илчелеккә тапшырылды дип белдерә. Документ илтүчеләр арасында иң беренче алар булган. Миңгалиев сүзләренчә, визаларны 5 ноябрьгә кадәр биреп булачак. Ә 17 ноябрьдә Согуд Гарәбстаны чикләре ябыла. Шуннан соң инде визаң булса да хаҗ кыл алмаячаксың.

“Идел-Хаҗ” үзәге аша быел 3 мең кеше юлга кузгалачак. Бөтен Русиядә 20 мең 500 кешегә квота бирелгән. Иң күп баручылар Дагыстаннан, ди Миңгалиев. Аларның 6 мең урыны бар. Чечнядан хаҗга 3 мең кеше барырга тиеш.

Үзәк диния идарәсенә дә 2 мең урын бирелгән булган. Әмма алар үз урыннарының 1 меңен хаҗилар туплар өчен Мәскәүдәге оешмага, 1 меңен “Идел-Хаҗга” бирде, дип белдерә Миңгалиев.

“Идел-Хаҗ” үзәге тикшеренүләре хаҗилар алдында 60-тан артык проблема булуны ачыклаган. Шулар арасыннан ди, Аяз Миңгалиев, соңгы елларда тору бәяләре ике тапкыр диярлек артканга кунакханәләрдәге шартларга ризасызлык белдерүчеләр күбәйгән. “Былтыр без яхшырак биналар да булыр дип көткән идек, дип әйттеләр. Быел яңарак биналар алдык, яңа стандарт чыгардык”, ди Миңгалиев. Бу исә, үз чиратында сәфәр бәяләренә дә йогынтысыз түгел.

“Мин кыйбатлысы белән барам. Хаҗ сәфәрем 115 мең сум тора”, ди Арибә апа Галләмова.

"Идел-Хаҗ" менеджеры Нурфия Закирова паспортларны Мәскәүгә җибәрү өчен әзерли
Иң кыйбатлы юллама “Сөембикә” дип атала икән. Ул 145 мең сум тора. Туры очкыч, Кәгъбәтулла янында ук яхшы кунакханә, ризыклар да мулдан булачак, ди Миңгалиев. “Идел-Хаҗ” иң кыйммәт турга кунакханәләдә 385 кешегә урын аерткан. Озакламыйча бу урыннар тулар дип өметләнә алар.

Иң арзан тур 75 мең сум тора. Бу турны “Мәрҗәни” дип атаганнар. Уртача бәядәге турларны “Идел-Хаҗ” “Кол Шәриф” дип атаган.

2001 елдан бирле эшләп килүче “Идел-Хаҗ” Мәскәүдә һәм Уфада үзенең бүлекләрен ачкан. Шулай ук Русиянең төрле шәһәрләрендә 30-га якын вәкилләре эшли. Дөрес, хаҗ сәфәренә күп вакыт калмаса да, документлар бүген дә кабул ителә икән.

Согуд Гарәбстаны илчелеге Русиядәге турыдан-туры хаҗ эшләре белән шөгыльләнүче 5 оешманың документлар тапшырмавына борчылу белдерә. Ә “Идел-Хаҗ” башлыгы Аяз Миңнуллин барсы да җайлы булыр, моңа кадәр безнең аша баручыларның документларын кире борганнары булмады, ди.

XS
SM
MD
LG