Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан күлен дә корыталар


Универсиада корылмалары төзү аркасында халыкның хокукларын чиклиләр, җитмәсә канунсыз рәвештә Казансу һәм Урта Кабан елгасын да корыталар. Ризасызлыгын белдергән 200ләп кеше ниһаять шәһәр хакимияте белән очрашуга иреште.

Урта Кабанда спорт көймәләре өчен махсус канал төзү проекты инде әзер һәм аларны тормышка ашыру эшләре дә башланган. Бу эшләр әлегә канунсыз рәвештә эшләнә икән.

Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә очрашуга килүчеләр сүзләренчә, инде бер ай буе Кабан күле ярын ком белән күмәләр. Федераль канун буенча шәһәр төзү, үзгәртү документларын кабул иткәндә хакимият бу мәсьәләне чишүдә беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, рөхсәт аларга тиеш. Спорт көймәләре өчен махсус канал һәм ял итү урыннары төзү өчен Кабан күле тирәсендәге Иске Таулык (Старые Горки) һәм Беренче Май (Первомайский) урамнары җирләрен тартып алачаклар. Чынлыкта исә бу проект турында халык бөтенләй дә белмәгән, ишетмәгән икән.

җәмәгать очрашуы
Бакчачылар җәмгыятенең рәисе Нурания апа, безне хәтта очрашуга чакырмадылар да, ди.

“Безнең бакчалар Кабан күле ярына туры килә. Әмма безгә әле берсе дә спорт көймәләре өчен махсус канал төзелүе хакында әйтмәде. Алар бит безгә алдан ук хәбәр итергә тиеш иде. Ә үзләренең проектлары әзер. Әле бүгенге очрашуга да чакыручы булмады – үзем белеп килдем”, ди Нурания апа.

Гомумән, җәмәгать очрашуы турында бары тик интернет сәхифәсеннән генә белеп булган. Күбесенчә әби-бабайлар гына яшәгән Калинин һәм Вознесенье бистәсе халкы очрашу турында белми дә калган.

Халыктан җирен тартып алалар

Оренбур трактында инде 35 ел яшәүче Хәлимә апа өен җимертерләр һәм малайларына мирас итеп калдырырга йорт булмас дип курка.

“Без йортларны гомерлек яшәргә дип төзедек. Ә йортларымны сүтсәләр, ике улыма каян фатир алыйм мин? Шәһәрне рәтлиләр икән, рәтләсеннәр инде, әмма халыкны үпкәләтмәсеннәр. Канун буенча туры килгән милкен тартып алмасыннар. Экологияне дә бозалар. Кабанның култыгын корытырга җыеналар. Ә ул чишмә суы чыга торган урын”, дип пошына Хәлимә ханым.

Халыкның йорт һәм җирләрен алмыйбыз дип ышандырырлык итеп әйтсәләр дә, сорауны икенче төрле куйгач, моның котылгысыз булуыннан баш тарта алмадылар.

“Бүген юл төзү буенча күп проектлар башкарыла. Кабан күле аша чыккан автомобиль юлы төзү өчен йортларны җимерергә туры киләчәк. Әмма без бүген бу төзелеш турында сүз алып бармыйбыз”, диде Казанның төзү һәм реконструкцияләү идәрәсе башлыгы урынбасары Юрий Петренко.

Спорт көймәләре өчен махсус канал төзү белән бергә Кабан күле аша машиналар өчен күпер салу да каралган. Билгеле, күпернең ике ягында юл тоташкан җирләрне өйләрдән “чистартмыйча” проектны башкару чынбарлыкка туры килми.

җәмәгать очрашуы
Кабанны канунсыз киптерәләр

Кабан буенда бер ай элек башланган ком белән күмү эшләренә әле бүген дә рәсми рәвештә рөхсәт бирелмәгән. Моңа аңлату сорагач, белмәмешкә генә салыштылар. Янәсе иртәгә үзләре тикшерергә чыгачыклар:

Рафис Борһанов (Казан башкарма комитеты башлыгы ): Һәрбер төзү эше дә рөхсәт белән эшләнергә тиеш. Әгәр алар юк икән, бу канунсыз эш була.

Халык: Ә ул рөхсәт бирелдеме?

Рафис Борһанов: Иртәгә чыгырбыз, кемнең нәрсә эшләвен тикшерербез.

Казан Дәүләт Университетының экология факультеты профессоры Нәфисә Минһаҗева проектка каршы булуын әйтте. Шулай да 40 мең еллык тарихы булган күл хәзерге көндә бик пычрак хәлдә. Экологларның спорт көймәләре өчен максус канал төзүгә ризалашуының сәбәбе дә аны чистарту максатыннан, диде. Ә Кабанның яр буен корыту гомумән халыкка куркыныч тудырырга мөмкин.

“Килеп чыгышы буенча карстлы булган күлләрдә эш алып бару авыр һәм куркыныч санала. Искә төшерсәк, Акташта шулай трактор җиргә төшеп киткән иде. Шуңа күрә мин Кабанны корыту белән берничек тә килешә алмыйм. Идея, әлбәттә, яхшы. Әмма шәһәр башлыклары ашыкканнар”, ди Нәфисә Мингазова.

4 сәгать буе халык ризасызлыгын белдерсә дә, Казан башкарма комитеты башлыгы Рафис Борһанов әйтүенчә, аларның фикере бары тик тәкъдим кебек кенә яңгырый. Сайлау оешмаларында катнашучы Дмитрий Бердников сүзләренә дә ул шулай җавап бирде.

Җәмәгатьчелек очрашуына килгән Илгиз әфәнде берничә көнлек Универсиада өчен меңләгән халыкны “елату” дөрес түгел ди:

“Универсиада вакытында мөнбәрдә 100 кунак утырсын өчен меңләгән кешене йортсыз калдыралар. Универсиада корылмалары халык күз яшендә, канында төзелә. Безгә бу кирәкми!”, ди ул.
XS
SM
MD
LG