Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сербиягә 1 миллиард евро кредит бирә


Дмитрий Медведев Борис Тадич белән
Дмитрий Медведев Борис Тадич белән

Медведев Сербиягә 1 миллиард евро кредит бирү турында килеште һәм Белградка Косово бәйсезлегенә каршы көрәштә ярдам вәгъдә итте.

Русия президенты Дмитрий Медведев Сербиягә 1 көнлек сәфәре барышында Белградка миллиард евро кредит бирергә ризалашты.

Сишәмбе бу карарны Медведев белән сөйләшүләрдән соң Сербия президенты Борис Тадич игълан итте. Әмма бурыч шартлары турында әле килешәсе бар.

Сербия киләсе ел бюджетындагы зур дефицитны каплау өчен Русиядән июль аенда 1 миллиард евро кредит бирүне сораган иде.
Бу акча аңа Халыкара валюта фондыннан алынган 3 миллиард евро кредит шартларын үтәү мөмкинлеге бирәчәк.

Тадич Русиянең бурычка акча бирү һәм Косово бәйсезлеген танымавы өчен Медведевка рәхмәт белдерде. Медведев Сербиягә Косовоны үз карамагында калдыру өчен ярдам вәгъдә итте.

"Косово проблемын чишү халыкара кануннарга, шул исәптән БМОга, аның Иминлек Шурасы карарларына, бигрәк тә 1244 резолюциягә нигезләнергә тиеш. Русия Сербиягә үз дәүләт мәнфәгатьләрен якларга кирәк булган барлык ярдам күрсәтүен дәвам итәчәк”, - диде Медведев.

Русия президенты Абхазия һәм Көньяк Осетия белән Косово арасында охшашлык күрмәвен белдерде.

Әлеге сәфәр барышында шулай ук энергетика һәм транспорт өлкәсенә караган берничә килешү дә имзаланды.

Мәскәү Балкан аша Европага Русия газын кудырачак үткәргеч проектына Сербия үткәргечләрен дә катнаштырырга тели.
Медведев Белград тантанасында

Медведев шулай ук Икенче дөнья сугышында Совет гаскәрләренең һәм җирле партизаннарның Белградны Наци көчләреннән азат итү көнен билгеләү тантаналарында да катнашты.
XS
SM
MD
LG