Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан: татар тантанасында мөһим белдерүләр


Николай Федеров
Николай Федеров

Чуашстанда узган Диния нәзарәтенең 15 еллыгына багышланган чараларда һәм “Шыгырдан укулары” барышында гомумрусиядәге татар вәзгыятенә бәйле, сәяси ситуацияне аныклаган фикерләр яңгырады.

Чуашстан президенты: Сабырлык ул соңгы чик!

Чуашстан президенты Николай Федоровны журналистлар, Русия сәясәтчеләренә хас ук булмаган демократ дип саныйлар. Ул Чуашстан Диния нәзарәте юбилеена багышланган "Җәмгыятьнең тотрыклылык шарты буларак, толерантлык һәм динара әңгәмә культурасы" дигән темага узган "түгәрәк өстәл"гә махсус килде. Анда үзенең президент буларак кына түгел, ә иманлы кеше буларак та чыгыш ясавын искәртте. Бүген бөтен җирдә кулланылган толерантлык сүзен, күпләр сабырлык дип аңлатуларын ул кабул итмәвен белдерде.

“Сабырлык ул кеше, милләт яки башка субъектлар аралашуында соңгы чик. Сабырлык та бетсә, сугыш тотына. Сабырлык кына җитми, ә бер-береңне ярату, эчкерсез мөгалләмә дә булу, бер-берең белән алдаусыз мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәк”, дип чыгыш ясады. Чуашстанда ике көнлек татар тантанасына хөкүмәтнең дә, дәүләт шурасының да, хәтта президентның да үзе килүе, оештыру барышында төрле яклап ярдәмнәре, Николай Федоровның сүзләре гамәл белән ныгытылганын раслады.

Роман Силантьев: Чит-ят секталардан сакланыйк!


Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Урыс православ чиркәве идеологларының берсе, ә рәсми эш урыны Традицион диннәрнең БДБ илләре шурасы рәисе саналган Роман Силатьев Чуашстандагы вакыйгаларда ике көн дәвамында катнашты. Ул да шактый кызыклы фикерләр белдерде. “Мәскәүдә, бер радио үткәргән сораштырулар нәтиҗәсендә, Уфадагы Үзәк нәзарәткә карамаган яңа мәчетләрне төзүгә 92% тыңлаучы каршы чыккан. Бу күп нәрсә хакында сөйли.

Бүген Русия хакимиятенең 220 еллык тарихы булган Үзәк нәзарәткә мөнәсәбәте, башкаларга караганда уңай якка күбрәк үзгәрә бара. Чөнки, яңа оешкан нәзарәтләр җирле традицияләрне бик үк хөрмәт итмиләр. Күп очракта аларга таянып, Русиягә традицион ислам урынына төрле секталар үтеп керә бара,” дип белдерде. Үзәк Диния нәзарәтенең Русия шартларында мөселман халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуының 220 еллык тарихы булганлыгын ассызыклап, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне дә, Үзәк нәзарәтнең мәгълүмат сәясәтен ачыграк алып барырга, аның күп кенә яхшы эшләрен халыкка даими җиткереп торырга чакырды.

Вәлиулла Якуб

Вәлиулла Якуб: Ваһһабчылыкны рәсми тыярга кирәк

Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуб, җәмәгатьчелектә бүген традицион исламны яклаучыларының берсе булып санала. Татарстанда да вәзгыять шактый катлаулы икәнен Вәлиулла Якуб яшерми. Менә Чуашстанда вакытында да ул, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга һәм шунда утырган дәүләт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ваһһабчылыкны аерым канун белән тыярга чакырды.

“Әлегә кадәр бер кешене үтерү очрагы булмаган, кан коймаган “Хизбут-тәһрир”, “Нурчылар” кебек берничә хәрәкәтне Русия мәхкәмәләре канунсыз дип тапты. Шул ук вакытта, көн саен төрле төбәкләрдә кеше үтергән, кан койган ваһһабчыларны, бу идеологияне тыярга Русия җөрьәт итми.

Әйдәгез, Тәлгать хәзрәт, бу мәсьәләне дәүләт түрәләре каршында ачыктан-ачык күтәрик. Пакстандагы Вәзирстан районында "Болгар җәмәгате" төркеме оештырылды. Алар корал тотып НАТО гаскәрләренә каршы көрәшә. "Болгар җәмәгате" вәкилләре – үзебезнең яклардан күчеп киткән татар егетләре. Озакламый Вәзирстандагы "татар батальоны" егетләре Татарстанга кайта башларга мөмкин. Инде дәваланырга кайта да башлаганнар бугай”, дип белдерде ул.

Мәкъсүт Садыйков (уңда)

Дагыстан вәкиле Мәкъсүт Садыйков: Шәкертләр урманга кача

Дагыстанның Теология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Мәкъсүт Садыйков Чуашстанга бик шатланып килүен һәм монда тыныч исламның, әби-бабалардан калган диннең өзлекле үсүенә шатлануын белдерде. Вәлиулла Ягъкубның фикерен куәтләп, үзләрендәге вәзгыятьне аңлатты. “Ваһһабчылар һәм экстремистларның максаты җәмгыятькә хаос кертү, тотрыклылыкны бетерү.

Шуңа күрә яшьләр белән актив эшләргә кирәк. Чөнки, экстремистларның идеологлары яшьләргә тәэсир итүнең өр-яңа чараларын кулланалар. Бездә илгә хезмәт итүче кешеләрне, галимнәрне үтерәләр. Экстремистлар халык тормышын болгатырга тели. Махачкаланың Медицина академиясенең 10 студенты ваһһабчыларга ияреп урманга чыгып качты. Инде дүртесе үтерелгән, икесе көч хәлгә өйләренә кайтып егылды, калганнары урманда йөри бирә. Ә ислам бары тик суфыйчылык белән генә, тарикат белән генә көчле була ала. Моны безнең тарихыбыз раслап тора ”, диде Дагыстан кунагы.

Чуашстан мәгариф министры Галина Чернова: Чуашстанның мәгариф һәм яшьләр эшләре министры Галина Чернованың чыгышындагы “Бисмилласы” Русия конституциясендәге “Русия – күпмилләте дәүләт”дигән җөмләне уку булды. Шуның белән ул, дәүләт барлык халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешлеген раслады.

Ул үз чыгышында 2010 елдан республика мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап дин нигезләре укытыла башлаячагын хәбәр итте. Хәзерге вакытта "Православ мәдәнияте нигезләре"н укыта алырлык 201 укытучы әзерләнгән Чуашстанда. Министр сүзләренчә, сораштырып белешү үткәргәннән соң, ата-аналарның 73 проценты балаларына дин нигезләре укытуга ризалык биргән. Билгеле, республикада православ нигезләре генә өйрәнмәячәкләр. Татар авылларында, табигый, ислам әхлагы өйрәнеләчәк.

Соңрак, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, “Азатлык”ка, ислам динен укытырлык белгечләрне дә министрлык белән бергә бу араларда әзерли башлаячакбыз, дип белдерде.


Татарстан “дин министры” Ринат Вәлиуллин: Без булдыра алмаганны сез булдырдыгыз


Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин Чуашстан татарларын мактап, “Без булдыра алмаганны сез булдырдыгыз” дисә, Чуашстандагы дини-милли тотрыклылык, татар дини һәм милли оешмаларының бердәм булып эшләвенә генә кагылмады. Ә Татарстан җирендә урнашкан Шәһри Болгар хәрабәләренең Чуашстанда бер-бер артлы аякка басып килүе дә, аңа мактарга сәбәп булды. Болгардагы Җәмигъ мәчет, Кара пулатлар инде Чуашстанда мәһабәт биналар булып калкып чыкты.

Баш Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Федераль органнар хата җибәрде


Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Чуашстандагы бәйрәм чараларының төп кунагы иде. Ул күп кенә белдерүләр ясады. Бу очракта, гомумтатар мәсьәләсенә караганнарын гына күрсәтеп үтик. Тәлгать хәзрәт, бөтен татар дөньясы өчен мөһим тарихи мирас саналган, Оренбурдагы “Хөсәиния” мәдрәсәсе комплексы биналарының кайберләре мөселманнарга кайтарылып бирелде, дип белдерде.

Моннан тыш, җурналистларның, Русия мәгариф стандартларыннан җирле һәм милли компонентны алып ташлауларын ничек бәялисез дигән сорауга ул, үзенә хас булмаганча кискен җавап бирде.

“Һәр бала ата-анасы белән туган телендә сөйләшергә тиеш. Ә туган телне мәктәп өйрәтә. Мәгарифтән туган тел төшерелеп калынуы ул - федераль органнарның хатасы булды. Алар моны иртәме-соңмы төзәтергә мәҗбүр булачаклар!”, дип белдерде мөфти хәзрәтләре.
XS
SM
MD
LG