Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Узган гасырның 90-нчы еллар башында Омски өлкәсендә күп кенә фермер хуҗалыклары барлыкка килгән иде. Араларында татарлар да булды. Бүгенге көндә аларның эшләре ни хәлдә?

Фермер хуҗалыклары өлкәнең кайбер татар авылларында да оешты. Әйтик, Большеречье районының Тусказан, Яланкүл, Уләнкүл, Иллекарга, Черналы авылларында.

Әмма, ни кызганыч, бүгенге көнгә хуҗалыкларның күпчелеге, күп төрле сәбәпләр аркасында, фермерлык эшен туктаткан. Тусказан авылында, мәсәлән, 1992-93 елларда барлыкка килгән 8 фермерлык хуҗалыгының берсе дә калмаган. Алдан санап киткән башка авылларда да фермерлык хуҗалыклары таркалган. Дөрес, фермерлык эше туктатылса да, хуҗалар эшчәнлекләрен туктатмаганнар, “Шәхси хуҗалык” статусы белән дәвам иткәннәр.

Әмма, шәхси хуҗалыкта эш күләме кимегән, күп кенә иген кырлары чәчелми, буш калган. Мәсәлән, Тузказан авылының элекке фермерлары: Ратиф Фәхретдинов 500 гектар урынына 40, Шәмсетдин Ибрагимов 120 урынына 30, Линнур Ахунов 30 урынына 10 гектар гына җир эшкәртеп чәчкән. Көз көне шул җирләрдән яхшы гына уңыш алсалар да, аны сатып җибәрә алмаганнар. “Ягулык кыйммәт, ашлыкның бәясе түбән, иген игүнең файдасы юк”, ди Линнур Ахунов.

“Авылларда хәзер сөт җитештерү дә, хайван асрау да кимеде. Кешеләр түккән тирләренең, куйган көчләренең нәтиҗәсен күрмиләр. Ягулык кыйммәт, ә безнең продукциянең бәясе юк дәрәҗәдә”, ди Шәмсетдин Ибраһимов.

Районда, фермерлык эше тукталганнан соң, таркалып, юкка чыккан авыллар да бар. Иллекарга авылы шундыйлардан. Кайчандыр йөздән артык хуҗалыгы булган бу авылда 1990 елларда әле 15-ләп йорт бар иде. Шул елларда анда Зөфәр Бәхтияров, Омскидан күчеп кайтып, фермерлык эше башлап җибәргән һәм берникадәр халыкны эш белән тәэмин иткән иде. Әмма, 2002 елда, Зөфәр әфәнде фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, авыл кабат таркала башлап, бүгенге көндә бөтенләй юкка чыкты.

Гали Кәримов яңа алган машинасы янында

Шушы ук районда, киресенчә, фермер хуҗалыгы оешкач, юкка чыккан авылның тергезелә башлану мисалы да бар. Бу – өлкә үзәгеннән 200, район үзәгеннән 100 чакрым ераклыкта, урман-сазлыклар арасында урнашкан, узган гасырның 70-нче елларында, таркалып, юкка чыккан Кумыслы авылы.

1992 елны Кумыслы авылы булган урынга, йорт салып, гаиләсе белән Гали Кәримов килеп урнаша. Анда 125 м тирәнлектәге артезиан коесы казый, күрше районнан электр энергиясе ала. Аның өчен аңа баганалар утыртырга, чыбыклар сузарга туры килә.

Гали әфәнде берүзе фермерлык эшен башлап җибәрә, кредитка трактор, комбайн сатып ала, ашлык чәчә, хайван үрчетә. Әмма, район һәм өлкә үзәкләре ерак булу сәбәпле, җитештергән продукцияне сатуда зур кыенлыклар очрата.

“Малны сатуга караганда үстерү җиңелрәк безгә”, дип сүзен башлады ул. “Итне Омски базарына алып бару өчен, башта 100 чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып, рөхсәт алырга һәм сатыласы малның авыру булмавы хакында справка алырга кирәк. Аннары 200 чакрым ераклыктагы шәһәргә юл тотасын. Базарга барып җиткәнче, төш узган була, аның ябылу вакыты да җитә. Җәйге эссе көннәрдә итнең бозыла башлавы да ихтимал. Алучы булса, алып барган итеңне юк бәягә генә биреп җибәрергә дә туры килә. Шул сәбәпле, шәһәргә барудан файда юк”, дип проблемалары белән уртаклашты Гали әфәнде.

Гали әфәнде 13-15 баш сыер асрап карый. Әмма монда да проблемалар килеп чыга: сөтне районның сөт эшкәртү заводына илтү өчен шул ук 100 чакрым араны үтәргә кирәк була. Яңгыр явып китсә, юл, үтә алмаслык, баткакка әйләнә. Инде сөттән каймак ясыйм дисәң, сепаратор чыдамый, көеп (янып) китә. 20 литр сөткә генә исәпләнгән хәзерге сепараторлар. Ә бездә сөт 200 литрлап була. Шул сәбәпле, сыер асраганда, без аларны бөтенләй саумадык, бозаулары имеп йөрде”, дип сыер асраганда булган проблемаларга да тукталды ул.

Кәримовлар гаиләсе

“Фермерлык эшенең тагын бер уңайсыз ягы булды – ай саен салым инспекциясе алдында хисап тотарга кирәк иде. Тагын, көн буена хуҗалыкны ташлап, район үзәгенә барырга кирәк. Менә шуларның барсын уйладым-уйладым да, фермерлык эшен ташларга булдым”, ди Гали әфәнде.

Башкалар кебек, Гали әфәнде дә фермерлык эшен ташласа да, эшчәнлеген туктатмаган, “Шәхси хуҗалык” буларак дәвам иткән. “Кыенлыклар булса да, авылдан китәргә уйламыйм. Шәһәрдә фатирым бар, әмма минем анда яшисем килми. Хәлем барында, биредә яшәячәкмен”, ди ул.

Гали Кәримов сөйләп узган проблемаларының кайберләренең чишү юлларын да тапкан. Баткак юллардан үтә ала торган машина сатып алган. “УАЗ-Фермер” машинасын ул кредитка алган. “Шәхси хуҗалык” статусы булган өчен аңа хөкүмәттән берникадәр ярдәм күрсәтелгән. Банктан ул кредитка - 14% өстәмә түләү белән акча алган. Өстәмә түләүнең 11%-ын өлкә хакимияте үз өстенә алган. Гали әфәндегә машина бәясенә кушыла торган өстәмә түләүнең 3 % гына калган. Шулай итеп, Гали әфәнде машиналы булган.

Башка авылларның “Шәхси хуҗалык” белән шөгыльләнүчеләре дә эшләрен уңышлы алып барырга тырышалар, хезмәтләренең нәтиҗә бирүенә өметләнәләр. “Фермерларның һәм шәхси хуҗалыкларның эшләре уңышлы барсын өчен хөкүмәттән ярдәм һичшиксез булырга тиеш”, диләр.

XS
SM
MD
LG