Быел алар “Татарча өйләнү” һәм “Ялгыз каен күзе” исемле спектакльләр алып килгәннәр иде. Әгәр дә моңа кадәр спектакльләр тик шәһәр үзәгендә генә барса, бу юлы театр тамашачысы алмашынды. Тамаша Самарның читендәге бер бистәдә узды.
Бистә халкы гөрелдәп көлде, күз яшьләрен дә агызып алдылар.Тамашачы һәм спектакльләр турында театрның җитәкчесе Рөстәм әфәнде Абдуллаев сүзләренә караганда, Самар татарлары спектакльне яратып карадылар.
“Халык театрның нечкәлекләрен аңлый. Тамашачыга карап артистлар да яхшы якка үзгәрә. Артистлар канәгать. Авторның әйтәсе сүзләрен сакладык. Сәхнәдәге аракы күренеше дә, шулай эшләгез дигән сүз түгел, ә шулай эшләмәгез дигән сүз”, диде Рөстәм әфәнде.
Сәнгать җанлы Асия Шәймарданова исә, Оренбур театры артистлары кешеләр язмышына батыр керделәр, ди.
Самардан соң театр Әстерханга юл тотты.