Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия тимер юлында тагын бер шартлау булды


Грузиянең көнбатышындагы тимер юл челтәрендә чираттагы шартлау нәтиҗәсендә нефть таварлары төягән поезд юлдан чыкты.

Шартлау Сенаки белән Кара диңгез буендагы Поти шәһәре арасындагы юлда булган. Яраланучылар юк.

Эчке эшләр миинстрлыгы шартлау каза нәтиҗәсе түгел, ә махсус оештырылган һөҗүм булырга охшый диде.

Илнең көнбатышындагы тимер юл челтәрендә соңгы айларда инде 3 бомба шартлады. Шартлаулар көнбатыштагы Зугдиди шәһәренең тимер юл станциясендә дә булды.

Хакимият бу һөҗүмнәр артында Русия яклаган сепаратист Абхазия гыйсъянчылары тора дип исәпли.
XS
SM
MD
LG