Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Кытайда тоткарланган дистәләрчә уйгыр югалган


Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә уйгырлар белән Хан кытайлары арасындагы июль бәрелешләреннән соң иминлек көчләре тоткарлаган дистәләрчә уйгыр юкка чыкты дип белдерә.

Өремче бәрелешләрендә 200-дән артык кеше һәлак булган иде.

Human Rights Watch белдерүенчә, шуннан соң полиция һәм хәрбиләр тоткарлаган кешеләрнең кимендә 43-е юкка чыккан.

Кытай хакимиятләре бу вакыйгага бәйле бер меңнән артык кешенең тоткарлануын белдерде.

Әмма әлегә берничә кеше генә хөкем ителде.

Шуларның тугызына үлем карары чыгарылды.

XS
SM
MD
LG