Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге хисап тотты


“Иман” татар яшьләре берлеге “Әткәй-әнкәй тукталышы” дип аталган кичә оештырды. Кичәдә татар оешмасына даими йөрүче егет-кызларның әти-әниләре, әби-бабалары да катнашты.

Егетләр-кызлар элегрәк чараларга үзләре генә җыелды. Шулай ук зал тутырып конференцияләр, семинарлар, очрашулар оештырганда да, гадәттә, яшьтәшләрен генә чакырды. Дөрес, өлкәннәр балаларының ниләр белән шөгыльләнүе хакында күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булды. Әмма тагын шуны да әйтергә кирәк, элек оешмада күпчелекне авыллардан килеп, югары уку йортларында, яисә профессиональ белем алу көллиятьләрендә укучылар тәшкил итте.

Гөлназ Нургалиева
Соңгы елда татар яшьләре берлегенә шәһәрдә туып үскән егетләр-кызлар күбрәк йөри башлады. Шуңа да аралашып йөргән яшьләребезнең әти-әниләрен дә үзара таныштырырга кирәк дигән карарга килә яшьләр. Шушы көннәрдә алар чираттагы чараларын “Әткәй-әнкәй тукталышы” дип атап, аларны да кичәгә чакырды. “Иман” яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева фикеренчә, хәзерге чарада катнашып, киләчәктә өлкәннәр уллары-кызларына күбрәк ярдәм дә итәрләр дип ышана.

Яшьләр кызыклы концерт программасын әзерләгән. Алар арасында халык һәм заманча биюләрне бик оста башкаручылар, татар җырларын моңлы итеп җырлаучылар, нәфис сүз осталары да бар. Кичәдә яшьләр берлегенең активистлары турында да, башкарган эшләре хакында да шактый бай мәгълүмат җиткерелде.

Кызларга-егетләргә үзара аралашуы шулай ук ошый. Зөлфия Әхмәтова Удмуртия башкаласының 12 мәктәбендә татар сыйныфында укыды. Шуңа да аңа татар яшьләре оешмасына туры юл дигәндәй, ә менә Ижауның авыл хуҗалыгы академиясенең икенче курс студенткасы Гүзәл Нургаянованы оешмага иптәш кызы чакырган.


Гүзәл агымдагы елның җәй айларында гына “Иман” берлегенә йөри башлаган. Сабантуйда инде чыгыш та ясаган. Биредә биергә дә өйрәнә. Гүзәл туган телендә укымаса да, ана телен яхшы белә. Кечкенәдән өйдә шундый шарт куелган – бакчада, мәктәптә рус телендә аралаш, өйдә татарча сөйләш.

Гүзәлне гаиләдә әти-әнисе туган телендә сөйләшергә өйрәтсә, башка гаиләләрдә татар телендә аралашу гадәткә кертелмәгән булган. Балалар үзләре өйдә туган телендә сөйләшүне максат итеп куйган. “Без үзебез дә асылыбызга кайтабыз”, дип уртаклаштылар залдагы әти-әниләр.

Әбиләр дә оныкларының татар оешмасында җырлар, биюләр өйрәнүен, туган телен үзләштерүләрен хуплый. Кечкенәдән үз балаларына бишек җырлары белән моңыбызны сеңдермәгәч, бушлык хасил булган. Шул бушлыкны бүген оныклары үзләре юлын табып тулыландыруларына шатлана. Шул ук вакытта барысы да бездән генә тормый дип уфтанып та куйды оныклары чакыруы буенча чарада катнашкан Әнисә ханым Камалетдинова.


“Әти-әни тукталышы” кичәсенә өлкәннәр дә буш кул белән килмәгән. Милли ризыкларыбыз чәй өстәлләренең бизәге булды.
Асия ханым Әхмәтова һәм Рәмзия ханым Нәбиуллиналарның фикерләре – бергәләп башкарылган гамәлләр тагын да югарырак нәтиҗәгә китерер.

Кичә олы түгәрәктә татар бию хәрәкәтләрен үзләштереп, күмәк бию белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG